Җәмгыять
31 декабрь 2024, 07:04

Бушка җир аласың килмәсә

Быел Башкортстан Республикасында 1204 кеше җир участогы урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алган.

Бушка җир аласың килмәсәБушка җир аласың килмәсә
Бушка җир аласың килмәсә

Быел Башкортстан Республикасында 1204 кеше җир участогы урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алган. Программа гамәлдә булган вакыттан алып бу ярдәм белән 4438 кеше файдаланган.

Бу ярдәм төре 2020 елның 13 октябрендә гамәлгә кертелде. Бушлай җир учатсогы алырга хокукы булган гаиләләргә сайлау хокукы бирелде. Алар җир урынына акчалата компенсация алалалар. Былтыр бу хокук белән 1206 гаилә файдаланган булган.

  • 2025 елда бу хокук белән 2023 елның 31 декабренә кадәр чиратка басканнар файдалана алачак, – дип белдерде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. – Акчалата алу турындагы гаризаны безнең министрлыкка яисә урындагы үзидарә органнарына язарга кирәк.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас