Җәмгыять
26 декабрь 2024, 16:55

Затон күперен ремонтлау 9 миллиард сумга төшәчәк

Уфада 1971 елда төзелгән Затон күперен капиталь ремонтлау бәясе 9 миллиард сумнан бәяләнә. Бу хакта брифинг барышында БСТ телеканалында БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова белдерде. Эшләрнең югары бәясен исәпкә алып, күперне ремонтлау проектын юл инфраструктурасын ремонтлауның федераль программаларына кертү буенча чаралар күрелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 53 ел элек Галле урамы башында Агыйдел аша төзелгән Затон күпере яңартылуга мохтаҗ. 2024 елның 30 сентябреннән конструкциянең нык тузуы сәбәпле аның буенча 10 тоннадан артык йөк күтәрә торган йөк машиналары йөрү тыелган. Алар өчен 2016 елда төзелгән яңа күпердә каршы як юнәлештә сул як полоса бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә Иске Затон күперен реконструкцияләү проекты эшләнгән, ул инде дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алган. Проект документациясендә, корылма схемасын саклап, пролет төзелмәләрен тулысынча алыштыру күздә тотыла. Моннан тыш, гамәлдәге терәкләрнең бер өлеше конструкциясен көчәйтү һәм үзгәртү башкарылачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас