Җәмгыять
26 декабрь 2024, 17:18

Яңавылда "тавышлы юллар" программасы ничек эшли?

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

БСТ телеканалы брифингында Яңавыл районында “Тавышлы юллар" программасы эше турында сөйләделәр. Район башлыгы Салават Гыйльмиев бу мәсьәлә турында яхшы хәбәрдар.

– Яңавыл районында юллар озынлыгы 1240 километр тәшкил итә. Үз промыселларына хезмәт күрсәтүче нефтьчеләр техникасыннан да зур нагрузка килә. Һәм әлбәттә инде, юл өслегенең интенсив җимерелүе бара, шуңа күрә бездә тавышлы  юллар бар. Радий Хәбиров инициативасы белән узган ел мондый программа эшли башлады, һәм без ике ел бу программада катнаштык.

–Узган ел тавышлы юллар программасы буенча без Чытырман – Югары Чат юлының 13 чакрымга якын арасын ремонтладык, шуның 7 чакрымына асфальт түшәлгән, 5,5 чакрымына вак таш түшәлгән, – дип сөйләде Салават Гыйльмиев.

Башлык сүзләренчә, быел Яңавыл – Иске Күрдем юлын ремонтлаганнар — бу юл Башкортстанны Пермь крае белән тоташтыра. Бу юл уңаеннан Яңавыл районында яшәүчеләрдән генә түгел, ә Пермь краеннан республикабызга килүче кунаклардан да мөрәҗәгатьләр булган.

— Быел рестайлинг ысулы белән ремонтладык. Бу яңа ысул, асфальт өстәп ясала торган, ул бездә озак хезмәт итәр дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте район башлыгы. — Шулай ук бу юлда Каймашинка елгасы аша авария хәлендәге күпер бар иде — ул да программага кертелгән. Быел ремонт башланды. Проект, әлбәттә, 3 елга, әмма подрядчыбыз ышанычлы, алар киләсе елда ремонт эшләрен төгәлләргә вәгъдә иттеләр.

“Тавышлы юллар”  программасы республика бюджетыннан финанслана. Район башлыгы юлларны ремонтлау буенча үз ресурслары  белән ниләр эшләп булуын аңлатты:

— 2014 елдан бездә муниципаль юл фонды эшли. Бу фонд 38 миллион сум тәшкил итә. Ул бездә авыл җирлеге һәм шәһәр җирлеге юлларының озынлыгына пропорциональ рәвештә бүленгән. Аларның 30 миллионы бездә  – җирле юлларны ремонтлауга, 8 миллионы юлларны карауга тотыла. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас