Җәмгыять
26 декабрь 2024, 16:25

Уфадагы Пугачёв урамы реконструкциясе кайчан тәмамлана?

Бу сорау аеруча шәһәр читендә яшәп, башкалага эшкә йөрүчеләрне борчый. 

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Уфада Пугачев урамын реконструкцияләү 2025 елның 1 сентябренә кадәр тәмамланачак. Бу хакта БСТ телеканалында брифинг барышында Уфа хакимиятенең Төзелеш, юллар һәм ясалма корылмалар ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе белдерде.

Аның сүзләренчә, эш сроклары артуга берничә объектив фактор ярдәм иткән. Әйтик, юл өслеген төзегәндә аннан читкә барлык инженерлык челтәрләре күчерелә. Пугачев урамында мондый күчерү күләме реконструкцияләнә торган юлның һәр километрына 10 километр челтәр тәшкил иткән.

Әмма төп катлаулылыгын халыктан һәм бизнестан җир кишәрлекләрен сатып алу тәшкил итә. “Көньяк капкалар” төзелеше өчен күчемсез милек объектлары урнашкан 147 җир кишәрлеге алынган, аларда 411 милекче яши. Шул ук вакытта аларның 59% проценты гына мэрия белән ирекле тәртиптә килешү төзегән, ә калганнары белән мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры килгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас