Җәмгыять
26 декабрь 2024, 17:47

Уфада яңа юллар төзелә

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Уфа хакимиятенең Юллар төзү, ремонтлау һәм ясалма корылмалар идарәсе башлыгы Константин Паппе БСТ телеканалында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов үткәргән брифинг барышында шәһәрнең яңа районнарында юллар төзелеше турында сөйләп үтте.

Агымдагы елда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Глумилино микрорайонында архитектор Рехмуков урамы төзелеше төгәлләнде. Узган ел шул ук районда Муса Гәрәев урамы проект срогыннан алда файдалануга тапшырылган иде. Бу магистральләр Уфаның географик үзәгендә транспорт хәлен шактый яхшыртты һәм Көрәш сараена уңайлы керү юлларын тәэмин итте.

Константин Паппе сүзләренчә, яңа юллар “Яркий” һәм “Затон-Восточный” микрорайоннарында актив төзелә, анда соңгы елларда киң колачлы торак төзелеше бара. Бу юлларны төземәгәндә яңа төзелешне транспорт коллапсы көтә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас