Җәмгыять
26 декабрь 2024, 16:28

Тагын да бер тапкыр Шакша күпере турында...

Ремонтланган Шакша күпере буенча хәрәкәт транспорт чараларының массасы һәм тизлеге буенча чикләүләрсез булачак. Бу хакта БСТ телеканалындагы брифинг барышында Уфа хакимиятенең Төзелеш, юллар һәм ясалма корылмалар ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе белдерде.

Шакша күпере 27 декабрьдә, иртәгә, тулысынча ачылачак. Анда аерым эшләр дәвам итсә дә, бу  башкача хәрәкәтне ябуны таләп итмәячәк.

Константин Паппе сүзләренчә, 1980 еллар уртасында төзелгән Шакша микрорайоны янында Караидел елгасы аша күпер 2023 елга авария алды хәленә җиткән. Аның тимер-бетон конструкциясе булган, ул вакыт узу белән үзенең ныклыгын югалта һәм дым, температура үзгәрешләре һәм үтеп баручы транспорттан йөкләнеш тәэсирендә җимерелә башлый. Башта күпер корылмасы 30 тонна йөкләнешкә проектланган булган. Әмма консоль пролетларының балкалары асылынып торуын ачыклагач, транспорт йөрүгә 25 тонна, ә аннары 20 тонна чикләү билгеләнде. Күпернең соңгы тикшерүе 2019 елда үткәрелгән. Ул вакытта балкаларның 24 дән 28 сантиметрга кадәр асылынып торуы теркәлгән, бу тиз чаралар күрүне таләп иткән. Экспертлар пролетларны тикшергәч, конструкциянең ашыгыч рәвештә модернизацияләүгә һәм алыштыруга мохтаҗ булган иң көчсез участокларын ачыклаганнар.

2023 елның җәендә Шакша күперендә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомбиль юллры” милли проекты кысаларында капиталь ремонт башланды. Ремонт барышында күпер төзүчеләр барлык балкалы аралык корылмаларны киселмәгән тоташ металл корылмаларга, шулай ук терәк өлешләргә, деформацион җөйләргә һәм күпер нигезләренең конструктив элементларына алыштырдылар. Болар барысы да конструкциянең күпкә ныклы булуын тәэмин итәчәк һәм аның эксплуатация ресурсын арттырачак. Моннан тыш, транспорт объекты заманча гидроизоляция һәм яңгыр суларын локаль чистарту корылмаларына күчерү системасын алачак. Белгечләр белдерүенчә, капиталь ремонт үткәрелгәннән соң күпернең хезмәт итү вакыты 50 елга кадәр тәшкил итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас