Башкортстанда 2024 елда 1300 км автомобиль юлы ремонтланган, 56 км юл төзелгән. Бу хакта “Башкортстанда юллар — ел йомгаклары” брифингында БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова сөйләде.
- Башкортстанда юл төзелеше соңгы елларда моннан алдагы чор белән чагыштырганда күрелмәгәнчә булды. Соңгы 5 елда без 8000 километр озынлыктагы автомобиль юлларын, 9000 метр озынлыктагы күперләрне ремонтладык. 2024 елда гына да без 1300 чакрым юл төзекләндердек, 56 чакрым юл төзедек, — дип уртаклашты Любовь Минакова.
Ул иң әһәмиятле проектларны атады. Аерым алганда, бу Бөре — Тастүбә — Сатка.
– Узган атнада объектны файдалануга тапшырдык. Зур, озын объект. Андагы рельеф катлаулы булганлыктан, аны тормышка ашыру бик кыен булды.
Аннары, Көнчыгыш чыгу юлы. Мартта без бу катлаулы объект буенча хәрәкәтне ачтык, шулай ук аны озак төзедек. Концессия кысаларында капитал таләп итә торган объект гамәлгә ашырылды, Марат Хөснуллин һәм Радий Хәбиров белән без объектта хәрәкәт ачтык.
Шулай ук сез барыгыз да беләсездер инде, узган атнада М12 Восток юлының Илеш һәм Чакмагыш муниципаль берәмлекләре аша уза торган участогын сафка тапшырдык. 65 чакрымлык юл, бик матур трасса тулысынча яктыртылган, техника буенча җиһазландырылган. 44 мәгълүмат панеле машина йөртүчеләргә юл хәлләре, һава торышы турында хәбәр итәчәк.
Чыганак: bashinform.ru