Җәмгыять
26 декабрь 2024, 17:02

Көньяк урап узу юлы төзелеше 43 миллиард сумга төшәчәк

2024 ел бәяләрендә Уфаның Көньяк урап узу юлын төзү бәясе 43 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу хакта брифинг барышында БСТ телеканалында БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова белдерде.

Уфаны көньяктан урап узу төзелешен ике этапта алып бару күздә тотыла. Беренчесендә Кузнецов затонындагы Бородинская урамы буенча юлны дәвам итү һәм Агыйдел аша вант күпере төзү планлаштырыла, бу Уфа – Аэропорт трассасына туры чыгуны тәэмин итәчәк. Бу гомум озынлыгы 5,9 километр булган 620 метрлы күпер булган алты полосалы магистраль булачак. Икенче этапта “Цветы Башкирии”  торак пунктын урап үтеп, М-5 “Урал” трассасына чыга торган 5,3 километрлы юл төзү каралган.

Транспорт агымнарын оптимальләштерү өчен М-5 федераль трассасы аша юлүткәргеч төзеләчәк һәм “Цветы Башкирии”  микрорайонында Р-240 автоюлы белән киселештә өч дәрәҗәле чишелеш урнаштырылачак. 

Чыганак: bashinform.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас