БСТ телеканалында брифинг барышында Руслан Шәрәфетдиновның Уфаның Көнчыгыш чыгу юлының Федоровка-Шакша транспорт чишелеше эше турындагы соравына БР транспорт дирекциясе ДКУ җитәкчесе вазифаларын башкаручы Кирилл Бруньковский җавап бирде.
Аның сүзләренчә, чишелештә Көнчыгыш чыгу юлының бер өлешен бушлай узарга мөмкинлек бирә торган төшү юллары (съездлар) бар. Шуңа күрә транспорт объектында йөрү түләүле булган арада съездларның өлешчә ябылачак. Концессион килешү нигезендә, түләүле юл йөрү 2042 елга кадәр гамәлдә булачак.
-Кызганычка каршы, килешүдә ташламаларга ия булмаган гражданнар өчен Федоровка – Шакша чишелешендә түләүле йөрүне гамәлдән чыгару каралмаган, – дип билгеләп үтте Кирилл Бруньковский.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Көнчыгыш чыгу юлында уртача транспорт агымы тәүлегенә 12-14 мең машина тәшкил итә, ә Шакша күперен ябу вакытында ул 30 мең автомобильгә кадәр җиткән.
Чыганак: bashinform.ru