Җәмгыять
26 декабрь 2024, 16:47

Башкортстан белән Татарстанны тоташтыручы күперне кайчан ремонтлаячаклар?

Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ришат Рафиков БСТ телеканалы брифингында бөтен республика буенча күперләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән бәйле эшләр турында сөйләде.

Идарә күпер корылмаларын ремонтлау һәм төзү эшләрен алып бара. Аларның баланстагы саны – 1040. Ел саен 10-15 күпер корылмасы норматив хәлгә китерелә. Бүгенге көндә шундый 26 объектта эшләр бара.

Ришат Рафиков Татарстан белән Башкортстанны тоташтыручы билгеле күпер турында сөйләде:

– Без быел әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыруга керештек. Бүгенге көндә иске күперне сүттек. Хәзер технологик юлларны төзекләндерү эшләре алып барыла. Һәм шулай ук терәкләр салуга керештеләр. Төзелеш эшләрен 2026 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Түрә шулай ук Борай районында Тиз Танып елгасы аша күпер турында да сөйләде. Хәзерге вакытта анда понтон күпере эшли.

– Әле анда вакытлы күпер, бүгенге көндә бу күперне проектлау бара. 2025 ел башында төзелеш монтажлау эшләренә керешәчәкбез. Шулай ук төзелеш ике ел дәвам итәчәк. Асылда, бу объектта  бүгенге көндә эш бара, – дип аңлатты Ришат Рафиков. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас