Журналистика өлкәсендә беренче “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында узды. Тантанада бернинди каршылыкларга карамастан, көннән-көн халыкка төбәктә ниләр барганы турында иң яңа һәм дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкләделәр.
Журналистлар өчен премияләр турындагы Указны республика башлыгы Радий Хәбиров узып баручы ел азагында имзалады. Чынында бу конкурс беренче тапкыр үткәрелде. Конкурста җиңүгә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган иң актуаль һәм талантлы материаллар авторлары дәгъва итә алды. 300 мең сум күләмендәге премия дә журналистларны илһамландырган һәм дәртләндергән булса кирәк.
— Яңа ел алдыннан без сезне беренче “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” республика конкурсы җиңүчеләрен билгеләр өчен җыйдык. Сезнең хезмәтегезне бик кадерлим һәм хөрмәт итәм. 30га якын журналистыбыз МХО зонасында даими рәвештә командировкаларда була, безнең тулы бер хәрби корресондентлар пулы формалашты. Журналист өчен үз герое белән элемтә, вакыйгалар урынында шәхсән булу мөһим. Сез шартлаулар яңгыраган, пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән урыннарда эшләү өчен меңнәрчә километр юл үтәсез. Моның өчен чыннан да чын батырлык кирәк. Аның каравы, сезнең сюжетларда чынбарлык, егетләребезнең батырлыклары чагыла, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук МХОга киткән, гуманитар ярдәм җыючы, маскировка челтәрләре үрүче журналистларны билгеләп үтте. Сугышчыларның рухын аларга җиткерелгән гәзитләрнең яңа саннары да ныгыта.
– Республика массакүләм мәгълүмат чаралары объектив мәгълүматның кирәкле чыганагы булып кала бирә. Безнең басмаларның гомум тиражы 200 мең данәдән артып китә. Массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы рейтингында топ-3 кә “Башинформ”, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты сайтлары керә. Икенче ел рәттән республиканың төп телеканалы БСТ төбәк телеканаллары арасында телевизор карау өлеше буенча беренче урынны алып тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Журналистларның җәмгыятьне туплауга керткән өлешен билгеләп, Төбәк җитәкчесе аларга һәрвакыт ярдәм итәчәгенә вәгъдә итте һәм бүләкләр тапшыруга кереште.
Конкурска барлыгы 94 эш тапшырылган. “Дөреслек”, “Җаваплылык”, “Каһарманлык”, “Ел гамәле” һәм “Сизгер йөрәк” номинацияләрендә дүртәр җиңүче билгеләнде. Бу исемнәрнең күбесе республикада яшәүчеләргә яхшы билгеле.
Бу, мәсәлән, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков, ул – Донбасска сәфәрләр оештырган, МХО зонасына биш тапкыр барып кайткан кеше. Үзенә тугры калып, премиянең бер өлешен ул сугышчылар өчен квадрокоптер сатып алуга бирергә планлаштыра. “Башкортостан” телерадиокомпаниясе корреспонденты Азат Садрыев ун тапкыр алгы сызыкка барып кайтты. Бу сәфәрләрнең нәтиҗәсендә 250 видеоматериал дөнья күргән.
Премия лауреатлары турында озак сөйләргә була. Әмма бу мәртәбәле конкурста безнең “Өмет” журналистының да җиңү яулавы – бик шатлыклы хәл. “Җаваплылык” номинациясендә хезмәттәшем Язгөл Сафинаның мәкаләләре басма массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшылары дип табылды. Язгөл Сафина конкурстан соң тәэссоратлары белән уртаклашты:
– Бүген без мәгълүмат киңлеге заманында яшибез. Кызганычка каршы, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат та аз түгел. Һәм шундый чорда журналистларга гаять зур җаваплык өстәлә. Бүген мәгълүматның дөрес һәм объектив булуы аеруча мөһим икәнлеген үз чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та ассызыклады.
Аның башлангычы белән булдырылган әлеге бәйге бик кирәкле һәм бик вакытлы дип исәплим. Күрүебезчә, бүген журналистларыбыз махсус хәрби операция зонасына да бара, һәр мәгълүматны, үз күзләре белән күреп, үз йөрәге аша үткәреп яза һәм хәбәр итә. Һәм бүгенге кебек җиңел булмаган чорда журналистларга төбәк җитәкчесе тарафыннан игътибар булу – зур мәгънәгә ия.
Үзем өчен әлеге бәйге лауреатларының берсе булу көтелмәгән хәл булды. Мин моны “Өмет” гәзитенең җиңүе дип кабул итәм. Чөнки гәзиттә дөнья күргән һәр язма артында коллектив хезмәт ята. Һәм “Өмет”нең һәр хәбәрчесе укучыларга дөрес һәм объектив мәгълүмат җиткерү өчен бар көчен салып эшли, эзләнә, иҗат итә. Бу бәйгедә җиңү киләчәктә тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә, тагын да яхшырак эшләргә бер этәргеч булып тора. Һәм шул ук вакытта тагын да зуррак җаваплылык та өсти.
Номинациягә килгәндә, җаваплылык киң төшенчә булган кебек, бәйгегә тәкъдим иткән язмаларым да төрле, әмма көн кадагында булган проблемаларга язылган иде. Гражданлык җаваплылыгы, ата-ана җаваплылыгы, патриотик тәрбия, җәмгыять алдында үз өсләренә җаваплылык алган шәхесләр, волонтерлар турында мәкаләләр гәзит битләрендә даими басылып тора.
“Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” бәйгесе дәвамлы һәм гомерле булсын. Яңа еллар һәр йортка яхшы хәбәрләр алып килсен, ил-җиребездә тынычлык урнашсын. Ә журналистларга укучыларын күңелле һәм яхшы хәбәрләр белән ешрак сөендерергә язсын.