Җәмгыять
24 декабрь 2024, 09:30

Салкын җилле көнне туңсаң...

Беренче ярдәм күрсәтә беләбезме?

Салкын  җилле  көнне туңсаң...Салкын  җилле  көнне туңсаң...
Салкын җилле көнне туңсаң...

Салкын җилле көнне, бигрәк тә экстремаль температура булса,  аяк-кулларны, битне туңдырырга мөмкин. Моны барыбыз да беләбез. Ә менә зыян күрүчегә – салкын көнне туңган кешегә ничек ярдәм итәргә кирәклеген барыбыз да беләбезме соң? Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз әле.

  • Иң беренче чиратта, зыян күрүчене җылыбүлмәгәалып керергә, юеш һәм салкын киемнәрен салдырырга кирәк.
  • Туңган кешегәкорыкиемнәркидерергәяисә аны юргангатөрергә киңәш ителә.
  • Өшегән кул-аякларын чиста куллар белән пөхтә генә итеп ышкыгыз.
  • Аны җайлап кына, ашыкмыйча җылытыгыз!
  • Әгәр аңындабулса, әз-әзләп җылы эчемлек бирегез.
  • Аңынюгалтканикән, ашыгыч ярдәм чакырыгыз.Аның сулышын һәм пульсын контрольдә тотыгыз.

    Онытмагыз: кешегә мөстәкыйль рәвештә туңуның беренче стадиясендә генә ярдәм итәргә мөмкин. Икенче стадиядә, тиредә кан куыклары барлыкка килгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

                     Нәрсәләр эшләргә ярамый?

  • Туңганурыннарныкар белән уарга ярамый – капиллярларны зарарларга һәм тиредә микро-чатнаган урыннар калдырырга мөмкин.
  • Туңган кул-аякларны кайнар суда яки ут янында ашыгып җылытырга ярамый! Бу очракта тромблар хасил була, тукымаларның таркалу процессы көчәя.
  • Майлы мазьлар һәм кремнар кулланырга ярамый.
  • Алкоголькуллану турында уйламагыз да. Баштаул кан тамырларынкиңәйтеп җибәрәчәк,әмма вакытузубелән алар яңадан тараячак.Өстәвенә, спиртлыэчемлекләрҗылытмый.

                                                   Аңлатабыз. Башкортстан.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас