Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2024, 09:39

-22 градуска кадәр суыта

Әллә чын кыш башланды инде? 

Алдагы өч көндә Башкортстанда -22°ка кадәр суытачак.Көчле явым-төшем көтелми, урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә Башгидромет.

Сишәмбе, 24 декабрь, явым-төшемсез узачак. Көндез һава температурасы -5,- 10° тәшкил итәчәк.

Алдагы ике көндә, 25 һәм 26 декабрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Төнлә термометр баганасы -10, -15° ка кадәр төшәчәк, урыны белән -17, -22°булачак. Көндез -6, -11°ка кадәр җылытачак. 

Әлфия Шакирҗанова фотосы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: