Бүген Уфада күп балалы гаилә көненә багышланган искиткеч матур чара - "Ел гаиләсе" һәм "Бу безнең гаиләчә" бөтенрусия конкурсларында җиңгән гаиләләр белән очрашу узды.
Бүген башкалабыз Уфаның иң матур мәдәният учреждениеләренең берсе – Курчак театры иртә таңнан күңелле шау-шуга, җанлы аралашуларга, җыр-моңнарга күмелде. Мондый җанлылыкның сәбәбе дә бик күркәм иде – биредә күп балалы гаилә көненә багышланган искиткеч матур чара - "Ел гаиләсе" һәм "Бу безнең гаиләчә" бөтенрусия конкурсларында җиңгән гаиләләр белән очрашу узды.
Театр фойесына чара геройлары – республикабызның төрле районнарында яшәүче алты гаилә – Благовар районыннан Якуповлар, Мәчетле районыннан Хафизовлар, Күмертаудан Корниловлар, Уфадан Мөлековлар, Салават районыннан Мамлеевлар, Уфадан тагын бер гаилә – Гайнетдиновлар җыелды. Аларны фойе уртасында балкып торучы купшы чыршы, әкияти геройлар, бәйрәм мохите һәм мәртәбәле кунаклар каршы алды!
Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе, "Кече Ватан мәдәнияте" федераль партия проекты координаторы Ольга Михайловна Казакова, Башкортстанның мәдәният министры Әминә Ивни кызы Шафикова, Башкортстан Гаилә, хезмәтһәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим-филолог Аиткулова Эльвира Ринат кызы катнашып, бәйрәмдә ямь өстенә ямь өстәделәр.
Без, республика матбугатында эшләүче журналистлар, мәртәбәле конкурсларда җиңгән шушы гаиләләр белән аралашып, аларның хәл-әхвәлләрен белешеп, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксындык. Аларның һәрберсе лаеклы тормыш алып бара, күркәм балалар үстерә, үзләренең тормышы һәм матур эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булып тора.
Күп балалы гаилә көненә багышланган бүгенге чарага килгән гаиләләр белән таныштырып китик:
Якуповлар гаиләсе Благовар районыннан килгән. Алар “Ел гаиләсе-2024” республика этабында, “Ел гаиләсе”-2024 Бөтенрусия конкурсында “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңүчеләр. Гаилә тормышы стажы - 14 ел. Альберт Рафаил улы – Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, музыка укытучы, композитор һәм шагыйрь. Район мәдәният йортында эшли. Тормыш иптәше Гөлнара Ранис кызы – өстәмә белем бирү педагогы, яшь райондашларын үз төбәгенең тарихын яратырга һәм кадерләргә өйрәтә, еш кына тормыш иптәшенең җырларын башкара. Альберт белән Гөлнара кечкенәдән музыкага сәләтле булган, гаилә концертлары оештырырга, җырларга һәм музыка коралларында уйнарга яраткан 4 ул тәрбиялиләр.
Хафизовлар гаиләсе – Мәчетле районыннан. Алар “Ел гаиләсе” - 2024 Бөтенрусия конкурсының республика этабында “Алтын гаилә” номинациясендә җиңүчеләр. “Ел гаиләсе” бөтенрусия конкурсында катнашучылар. Хафизовларның гаиләстажы - 36ел.Гаиләдевизы: "Гаилә әгъзалары сәламәт булсын өчен физик активлыкка һәм спорт уеннарына мәхәббәт тәрбияләү мөһим”. Әһәмиятле даталарны бәйрәм итү, бергәләп сәяхәт кылу, республиканың истәлекле урыннары буйлап экскурсияләргә чыгу – гаилә традициясенә әверелгән.Хафизовларның улларысабантуйларда,төрле спорттөрләрендә, кубызчылар конкурсларында катнаша. Гаилә башлыгыӘсләм Әбүбәкер улы– «Батыр» ҖЧҖ директоры, хатыны Лира Сөләйман кызы - пенсионер.
Корниловлар гаиләсе – Күмертау шәһәреннән. “Ел гаиләсе”-2024 Бөтенрусия конкурсының республика этабында “Күп балалы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр, “Ел гаиләсе”-2024 Бөтенрусия конкурсында катнашучылар.
Корниловларның гаилә стажы - 17ел.9балатәрбиялиләр. Александр Владимирович һөнәре буенча - эретеп ябыштыручы, тормыш иптәше Альбина Фәнилкызымакраметехникасындаэшләнмәләр үрүбуенчаостаханәоештырган. Гаилә бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтү, бергәләп җырлау һәм музыка коралларында уйнау, үз шәҗәрәләрен өйрәнү, шулай ук Башкортстанның матур урыннары буйлап бергәләп походларга чыгу – бу күркәм гаиләнең сокланырлык традицияләре.Корниловларгаиләсетөрле дәрәҗәдәге чараларда һәм конкурсларда еш катнаша.
Уфадан Мөлековлар гаиләсе дә зур хурмәткә лаек. Алар “Ел гаиләсе”-2024 республика этабында “Традицияләрне саклаучы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр, “Ел гаиләсе”-2024 Бөтенрусия конкурсында катнашучылар.
Мөлековларның гаилә стажы - 12 ел. Руслан Рафаил улы – музыка мәктәбендә курай укытучысы, Гөлчәчәк Әфган кызы - химик анализ лаборанты. 2 ул тәрбиялиләр. Мөлековлар гаиләсе - шәһәр, республика һәм бөтенрусия конкурслары лауреатлары, берничә мәртәбә Киров районы һәм Уфа шәһәре хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Мамлеевлар гаиләсе – Салават районыннан. Алар “Ел гаиләсе”-2024 Бөтенрусия конкурсының республика этабында “Яшь гаилә” номинациясендә җиңүчеләр.
Илдар Рафаил улы – табиб, травматолог-оропед, Карина Валерьевна – утратавыш диагностикасы табибы. Гаилә стажы 10 ел, 2 ул тәрбиялиләр. Мәмлеевлар гаиләсе актив сәяхәт итә һәм туган як табигатен өйрәнә. Мамлеевлар гаиләсенең традициясе – мөһим даталарны бәйрәм итү, туганнарны зур гаилә өстәле артына җыю. Зирәк сүзләр, киңәшләр өлкән буыннан кече буынга тапшырылырга тиеш дип исәпли алар. Район һәм республика күләмендәге төрле ярышларда актив катнашучы бу гаилә пары күпләр өчен үрнәк булып тора.
Уфа шәһәреннән тагын бер матур гаилә Гайнетдиновлар белән таныштырып китәбез. Алар “Бу безнең гаиләчә” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр. Гаилә стажлары – 17 ел, 3 бала тәрбиялиләр.
Флорид Фәрит улы – баш икътисадчы, Лилия Рәфис кызы юрисконсульт. Гайнетдиновлар да бергәләп республика буйлап сәяхәт итәргә ярата, музыка белән мавыгалар. Яраткан традицияләренең берсе – кичләрен музыка коралларында уйнап, җырлар җырлау. Мондый кичәләрдә бөтен гаилә катнаша һәм балаларның яраткан картәтисе Фәйзуллин Рәфис Хисмәтулла улы – ул үзешчән сәнгать конкурслары лауреаты – баянда уйный. Гайнетдиновлар гаиләсе күпсанлы бүләкләр, Мактау грамоталарына ия, алар күпсанлы конкурсларда һәм чараларда актив катнашалар.
Бүгенге бәйрәмдә җиңүче гаиләләр өчен Курчак театры буйлап үзенчәлекле экускурсия оештырылды. Гаиләләр театр залларын, аның бизәлешен, күркәмлеген зур соклану белән карап чыктылар.
Бәйрәмнең иң күркәм өлеше - гаиләләрне дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Аннары барысы бергә Кыш бабай һәм Карсылу белән истәлекле фотога төштеләр.
- Бәхетле гаиләләр турында күбрәк сөйләргә кирәк. Үз эшен һәм балалар тәрбияләүне бергә уңышлы алып барган бәхетле әниләр, бәхетле әтиләр турында күп сөйләргә кирәк, - дигән фикерне әйтте журналистлар белән аралашканда Ленара Иванова. - Бүгенге кебек дус-тату, тормыштан, яшәүдән канәгать булган ныклы гаиләрне күрү бик күңелле. Мондый гаиләләрдә балалар да дөрес тәрбияләнә, алар хезмәт һәм дуслык кебек төшенчәләрне, үзара ярдәмләшүнең нәрсә икәнен аңлап, белеп үсәләр. Шушындый гаиләләр күбрәк булган саен һәр район, һәр шәһәр дә, республика да бәхетле булачак.
Бу көнне дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булган гаиләләрнең шатлыгы икеләтә артты, чөнки бүләкләү тантанасында Башкортстан Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова катнашты. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы тәэссоратлар калдырды.