Төркиядән Русиягә ак май кертә башлаганнар.
Төркия октябрь азагында Русиягә ак май кертә башлады. Әлеге вакытта 20 тонна кертелгән, дип хәбәр итә ТАСС Россельхознадзорга сылтама белән.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Русиягә ак майны Һиндстан белән Иран да күпләп сата. Әлеге вакытта майны күмәртәләп сатып алуга хаклар бераз төшкән, шуңа берәмләп сатуда да хаклар төшәргә тиеш. Ел башыннан ак майга хаклар 18 процентка күтәрелгән.
Русиягә иң күп ак май Белоруссиядән кертелә. Быел без алардан 89 тонна ак май алганбыз. Ел буена чит илләрдән 110,2 мең тонна импорт тәшкил иткән.
Чыганак: rbc.ru
ФОто: ecookie.ru