Җәмгыять
19 декабрь 2024, 08:00

Иң яхшы ризык рецептлары тупланган

Күпләр өчен өстәл китабына әверелер

Иң яхшы ризык рецептлары тупланганИң яхшы ризык рецептлары тупланган
Иң яхшы ризык рецептлары тупланган

Кичә "Кумпан-Терра" ресторанында автор Индуса Арсланованың "Башкорт кухнясының иң яхшы ризыклары. Гасырлар аша традицияләр" китабы презентациясе үтте.

Чарада танылган дәүләт эшлеклеләре, ресторан җитәкчеләре һәм шеф-поварлар, авторның якыннары катнашты.

Чараны Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Елена Арямнова ачты. БР Эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин, БР сәүдә һәм хезмәтләр министры урынбасары Василий Таболин, БР Уфа шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Агарагим Кагиргаджиев, БР кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Наталья Чибрикина, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Айгөл Әминева бу китапның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ул тагын бер кабат республикабызның кунакчыллыгы, башкорт халкының мәдәни кыйммәтләрен саклап калуга ярдәм итәчәген күрсәтә.

Индуса Арсланованың Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" башкорт нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән китап өстәл китабына әверелер.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас