Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2024, 20:36

Халыкны социаль мәсьәләләр борчый

Халыкны социаль мәсьәләләр борчый
Халыкны социаль мәсьәләләр борчый

Владимир Путин белән туры линиядә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге катлаулы социаль-икътисадый шартларда аеруча мөһим булып тора. Президентка илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан бирелгән сораулар турында «Башинформ» агентлыгына икътисад фәннәре кандидаты, доцент, УУНиТның финанс һәм салым җайга салу кафедрасы мөдире Гүзәлия Галимова фикерен белдерде. Республикабызда яшәүчеләрне барыннан да бигрәк пенсия, медицина, торак, юллар һәм транспорт, шулай ук товарларның һәм хезмәтләрнең бәясе белән бәйле мәсьәләләр борчый.

"Сораулардан күренүенчә, республика халкын "социаль сораулар" борчый: пенсияләр күләме, медицина, инфляция, товарлар һәм хезмәтләр бәясе, юлларның торышы һәм транспорт. Бу мәсьәләләрне төбәк көче белән генә хәл итү мөмкин түгел, чөнки акчаларны бүлүнең гамәлдәге системасы, бюджет законнары дәрәҗәсендә финанслауның кабул ителгән механизмына да бәйле,диде Гүзәлия Галимова.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: