Анакапиталыпрограммасы2030елгакадәр озайтылачак. Русия премьер-министры Михаил Мишустин әйтүенчә, ул киләчәктә дә индексацияләнүен дәвам итәчәк. Быел февральдә тагын артачак. «Программаны 5 елга озайту тагын 5 млн гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дигән Мишустин Хөкүмәт утырышында.
Аның сүзләренә караганда, 2025 елның февраленнән ана капиталы күләме беренче балага 676 мең сумнан артык тәшкил итәчәк. Икенче һәм аннан соңгы балаларга 893 мең сумнан булачак. Премьер министр программа буенча 14 миллионнан артык сертификат бирелүен хәбәр иткән.
Фото: depositphotos/[email protected]