Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2024, 13:10

Йорт чатында ничек алдыйлар?

Мошенникларның телефоннардагы йорт чатларында кешеләрне алдау очраклары арта.

Йорт чатында ничек алдыйлар?
Йорт чатында ничек алдыйлар?

Мошенникларның телефоннардагы йорт чатларында кешеләрне алдау очраклары арта. Мондый чатлар, гадәттә, гомум проблемаларны хәл итү, мәгълүмат алмашу һәм уртак чаралар оештыру өчен булдырыла. Без түбәндә йорт чатларында аферистларның халыкны алдарга тырышу очраклары турында бәян итәбез һәм игътибарлы булырга чакырабыз.

   Шундый схемаларның берсе - “ бушка бирәм” тәкъдиме белән бәйле - дип аңлата IBS киберхәвефсезлек департаменты директоры Олег Босенко. - Мошенник йорт яки подъезд чатына “үземнең кирәге булмаган төрле җиһаз яисә көнкүреш техникасын бушлай бирәм”, дип яза. Риза булган кешегә очрашу тәкъдим итә, ә аннары кинәт кенә очрашудан баш тарта һәм “барысын да курьер илтеп бирер” дип вәгъдә итә. "Доставканы рәсмиләштерү өчен” сылтама буенча күчәргә тәкъдим итә. Ләкин! Бар куркыныч та шунда – ул сылтама гади түгел, ә фишинглы.

    Фишинг сылтамаларының төп куркынычы – ул гаджетка зарарлы программалар йоктыра, парольләрне чәлдерә, "Дәүләт хезмәтләре" порталына һәм онлайн-банкингка керү мөмкинлеген ия булырга мөмкин. Әгәр сезгә йорт чатында нинди дә булса сылтама буенча күчәргә тәкъдим итәләр икән, ун тапкыр уйлагыз.

           “Машина кую урынын арендага бирәм...

       Парковка урыннары җитмәү – зур проблема. Йорт янында күпме генә урын булса да, ул гадәттә җитми – хәзер, ким дигәндә, икешәр машинасы булган гаиләләр күп. Мошенниклар йорт чатларында “күршеләр” булып башкаларга паркингта машина урынын озак вакытка арендага бирергә тәкъдим ясарга мөмкиннәр. “Әгәр берничә айныкын алдан түләсәгез, ташлама булачак”, - дип алдыйлар. Шуңа күрә мондый  “күрше”дән машина кую урынын арендага алырга уйлыйсыз икән, иң беренче чиратта аннан документларын күрсәтүне сорагыз. Шул исәптән парковка урынына хокукы барлыгына да.

Фото: blizko.by

              

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: