Узган ел җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырмаган өчен машина йөртүчеләргә штраф салмадылар. Быел да шулай булыр микән?
Зиннур. Уфа шәһәре.
1 декабрьдән 1 мартка кадәр җәйге резинада йөрүне тыю 2023 елда ук кертелгән иде. Хокук бозган өчен 500 сум штраф каралган. Өстәвенә, “дөрес булмаган резина” өчен көненә берничә тапкыр штраф салырга мөмкиннәр.
Әмма ГАИ хезмәткәрләре күпчелек очракта водительләрне кисәтү белән генә чикләнә иде. Күрәсең, мондый практика быелгы кышта да дәвам итәчәк.
"Штрафлар практикасы әле башланмагандыр, автоберләшмәләр ягыннан бу уңайдан миндә ниндидер сигналлар юк, - ди Русия автомобильчеләр хәрәкәте рәисе Виктор Похмелкин. – Шулай да үзен уйлаган һәм башкаларның иминлеге турында кайгырткан машина йөртүче, бернигә карамастан, сезон җитү белән җәйге тәгәрмәчеләрен кышкысына алыштырырга тиеш".
Фото: blog.ravenol.ru