Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2024, 17:43

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы эшенә йомгак ясалды

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы эшенә йомгак ясалды
"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы эшенә йомгак ясалды

2023 елның маенда «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы ачылды. Шул вакыт эчендә бирегә 79 меңнән артык сорау килгән. «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина ел дәвамында фонд командасының нинди сорауларны хәл итүе турында сөйләде.

"Чагыштырмача кыска вакыт эчендә бик күп эш башкарылды. Башкортстанда 97 социаль координатор эшли. 1,5 ел эчендә без бердәм команда булып формалаштык. Сораулар бик күп килә. Без үзебез даими рәвештә халык белән очрашуларга чыгабыз, гражданнарны кабул итәбез. Медицина ярдәме күрсәтү, яугирләрне тернәкләндерү мәсьәләләре хәл ителә, тернәкләндерүнең техник чаралары бирелә, инвалид ветераннарга торакны җайлаштыру өстендә эшлибез. Яңадан укытуда, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә. Быел ветеран Вадим Емельяновка кул белән идарә итү автомобиле тапшырдылар. Бик мөһим юнәлеш — юридик ярдәм. Фонд филиалы республика министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз элемтәдә эшли. Эшнең беренче көннәреннән үк безгә Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров һәм республика хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә. Күпчелек мәсьәләләрне без бергәләп хәл итәбез. Агымдагы елның өченче декабрендә Башкортстандагы филиал базасында Россия Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге ачылды», — диде Гөлнур Кулсарина.

Чыганак: Источник

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: