Русия Президенты Владимир Путин белән ел саен үткәрелә торган «Туры линия»сенә дә аз вакыт калып бара. Президентка сораулар артканнан-арта бара, алар инде миллионга җиткән!
Ул пәнҗешәмбе көнне, 19 декабрьдә, Уфа вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана. Аңа сораулар 8 декабрьдә үк килә башлаган. Туры линияне матбугат конференциясе белән берләштерәчәкләр (мондый форматта чара инде өченче тапкыр узачак), ә залда чит ил, федераль, төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары (шул исәптән Башкортстан вәкилләре дә) булачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу чараны елның мөһим сәяси вакыйгасы дип саный. "Әлбәттә, елның иң мөһим сәяси вакыйгасы-матбугат конференциясе һәм Русия Президенты Владимир Путинның туры линиясе. Без барыбыз да урында булачакбыз, муниципалитетлар башлыкларына да игътибар белән тыңларга киңәш итәм», – дигән республика җитәкчесе.
Kremlin.ru