Мине бер сорау борчый. Мәрхүмнең бурычлары өчен варистан мәрхүм мирас итеп калдырган фатирны тартып ала алалармы?
Айнур Динисламов.
- Мондый хәл мөмкин, әмма монда өч моментны истә тотаргакирәк, - дип аңлата бу уңайдан юрист Вячеслав Курилин. - Беренчесе: әгәр мирасны кабул итеп алмасаң, аның бурычлары да, мөлкәте дә сезгә күчмәячәк.
Икенчесе: әгәр мирасны кабул итеп алгансыз икән, мәрхүмнең бурычларын мирас итеп алган мал-мөлкәт чикләрендә генә үти аласыз. Мәсәлән, әгәр фатир 3 млн. сум торса, ә мәрхүмнең 5 млн. сум бурычы булса, сезгә 3 млн. сумнан артыгын түләргә тәкъдим итә алмыйлар.
Һәм өченчесе: кайбер очракларда мәрхүм булган бурычлының милкен, ул үлгәннән соң банкротлык эшләп, саклап калырга мөмкин. Әгәр мирас калдырган кешенең фатиры бердәнбер булса һәм ул ипотекага алынмаса, бу схема эшли. Процедура, физик затның гадәти банкротлыгы кебек үк, суд аша үтә.
Якынча 50 мең сум мәҗбүри чыгымнарга китәчәк, шуңа өстәп юристларның эшенә түләргә кирәк. Процесс ким дигәндә 10 ай вакытны алачак.
Фото: 12-kanal.ru