Җәмгыять
16 Декабря 2024, 06:35

Заман белән бер дулкында

Декабрь тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды. Республика хуҗалыклары елны ничек тәмамлый? Сөендерер уңышлар  бармы? Колхозлар Яңа елга нинди кәеф белән аяк баса?

Заман белән бер дулкындаЗаман белән бер дулкында
Заман белән бер дулкында

    Тормыш мәшәкатьләре, көндәлек эшләре, күңелне әле сөендереп, әле көендереп алган төрле хәл-вакыйгалары белән быелгысы  ел  да үтеп бара. Декабрь тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды. Республика хуҗалыклары елны ничек тәмамлый? Сөендерер уңышлар  бармы? Колхозлар Яңа елга нинди кәеф белән аяк баса?

     Шушылар хакында сөйләшербез дип без, “Өметчеләр”, республиканың тотрыклы, үз аягында ныклы басып торган хуҗалыкларның берсе – Чакмагыш районының “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булып кайттык. Колхозны озак еллар тәҗрибәле җитәкче, “Башкортстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре” Фаргать Фәрит улы Ваһапов җитәкли. 

      Әйткәндәй, әле үткән елның сентябрь аенда гына “Герой”да булып,  басуларны карап, уңган механизаторларны күреп, хәл-әхвәлләрен белешеп кайткан идек. Һәм менә тагын юллар безне шушы тарафларга әйдәде. Бу юлы командировкабызны хуҗалыкның малчылык комплексларын караудан башладык. Хуҗалык җитәкчесе урынбасары Марат Мирһади улы  Муфаззалов белән бергәләп Тайняш авылы фермаларына байкау ясадык,  бозау караучыларның, сыер савучыларның, мал табибы, агроном һәм башка эшчеләрнең ничек эшләүләре белән кызыксындык.

    “Герой” колхозы – малны күпләп асраучы  хуҗалык.  Биредә 5 252 баш мал исәпләнә. Үткән ел да 5 меңнән ким булмаган. Шуларның 1848е – савым сыерлары. Уртача савым аена  һәр сыердан 1097 литр сөт тәшкил иткән.

    Безне фермалар буйлап озатып йөрүче Марат Мирһади улы әйтүенчә, бу зур малчылык комплексы моннан 3 ел элек төзелгән. Үзенең масштабы, территориясе,  иркен һәм якты фермалары, малкайлар өчен уңайлы шартлары булган  бу комплексны төзүгә зур суммалар китүе күренеп тора. Аның каравы, бүген биредә эшләр гөрләп бара. Эшчеләрнең кәефе яхшы.

      Бозау караучы кызлар безне ихлас елмаеп каршы алдылар. Әйткәндәй, быелгысы елның 11 аенда хуҗалыкта 2168 бозау  туган.  Бу – башка белгечләр белән беррәттән бозау караучыларның  да тырыш хезмәте, игътибары һәм булдыклылыгы нәтиҗәсе.

    Ферма эче яшь бозаулар мөгрәвеннән яңгырап тора. Әле берсен, әле икенчесен сыйпап, иркәләп алу теләген тоеп, исәнләшеп эчкә үтәбез. Үзләрен яраттырырга гына торган бозаукайларга карап торган арада яныбызга бозау караучы кызлар да килеп җитте. Танышабыз.

 - Мин Рәхимова Лиана  Марсель кызы булам, - дип таныштырды үзе белән. – Тайняш  авыл кызымын.  2009 елдан алып бозау караучы булып эшлим.  Шушы еллар эчендә сыер савучы булып та эшләп алдым, аннары тагын бозауларым янына әйләнеп кайттым (елмая).  Озак еллар шушы эштә эшләгәч, бозауларны бала урынына карыйбыз.  Алар бит сабыйлар кебек.  Иртәнге сәгать  00тә эшкә киләбез.  Сәгать 5.00тә лаборантлар сөт китерә. Бозауларны эчерәбез, ашатабыз. Әйтергә генә ансат, 178 баш бозау туплыйбыз. Әлбәттә, күп. Җаваплылык зур. Өч айлап  караганнан соң, аларны икенче бозау караучыларга тапшырабыз. Үзебез яңадан яңа туган бозауларны җыю эшенә тотынабыз.  Эшем ошый. Хезмәт хакыннан канәгать, вакытында түлиләр. Әле караган  бозауларымны февральдә тапшырам. Исән-сау гына булсыннар.

   Кызыксынып, бозаулар торган бүлмәләрне дә карап чыктык. Һәр җирдә – тәртип, идәннәр себерелгән, пөхтәлек.

    Марат Мирһади улы аңлатуынча, яңа туган бозауларны киптереп, тиешле привикаларын ясап, бозау караучылар үзләре “клетка” дип  йөртүче кече бүлмәләргә урнаштыралар. Тагын да берникадәр вакыттан соң икенче урынга күчерәләр. Яңа туган малкайлар өчен иң мөһиме – алар үтәдән-үтә өрүче җилгә - сквознякка эләкмәскә тиеш.

                       “Чирләсәләр, хәтта елыйбыз...”

     33 яшлек бозау караучы  Фаризунова Гөлшат  Фәнил кызы – Яңа  Бирде авылы кызы, соңгы елларда Тайняшта төпләнгән. Бозау караучы булып өч ел эшли.  Әле 65 баш бозау җыйган.  “Авылны, авыл тормышын яратам, шуңа да кайдадыр читкә китеп төпләнүне уйламадым да”, - диде безгә Гөлшат.

   Марат Мирһади улы аңлатуынча,  бозауларга ике айга кадәр сөт эчерәләр,  аннары үзләре җитештергән моноазыкка күчерәләр икән. “3-4 айга кадәр өстәмә азык бирәбез дә, аннары  зур группага чыгарабыз”, - ди ул.

     Нәсимә Хәдис кызы Мөлекова – хуҗалыкның тагын бер уңган бозау караучысы. Ул өч чакрым читтә урнашкан Иске Балак кызы.

 - 35 ел элек Тайняшка килен булып төштем, - дип сөйләде ул елмаеп. – 12 ел бозаулар карыйм. Аңа кадәр почтада бүлек мөдире булып эшләдем. Ниндидер бер вакытта эшемне алыштыру теләге туды.  Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Фәрит улы: “Бозау караучы булып эшләп карыйсың килмиме?” дигәч, ризалаштым. Авырсынмадым, чөнки үзем – авыл кызы. Йортта да мал асрагач, бозау карауның бер авырлыгын күрмим.  Таң белән эшкә килүне дә авырсынмыйм, өйрәндек инде. Яшь бозаулар – чыннан  да бала кебек инде алар: чирләсәләр – үзең дә чирлисең, көяләнәсең, елый башлыйсың дигәндәй...

   “Герой” хуҗалыгына  дүрт авыл керә – Әхмәт, Каран,  Балак һәм Тайняш. Марат Мирһади улы әйтүенчә, фермалар авыл саен урнашкан. Әйткәндәй, ул хуҗалык җитәкчесе урынбасары вазифасы белән беррәттән зоотехник эшен дә алып бара. Сәбәбе – эшче куллар, белгечләр җитми.

 - Әхмәт авылы фермасында симертүгә куелган үгезләрне генә тотабыз, - ди ул. - Эшләргә кеше җитмәгәнлектән – һәрбер авылга мал табибы, бозау караучы, савучылар кирәк – малларны берләштердек: Балак белән Каранда – савым сыерлары, шулай ук бозаулый торган сыерлар тора. Бозауларга егерме көн кала без аларны Балактан,  Караннан монда алып киләбез. Биредә  бозаулыйлар. Сыеларны бозаулатканнан соң, әйбәтләп савып, тиешле антибиотикларын биреп, чирле булса, мал табибы белән бергәләп уколларын кадап,  эшен тәмамлаганнан соң Каранныкын – Каранга, Балакныкын Балакка илтәбез.

      Хуҗалыкның баш мал табибы Илдус Гафиятуллин “Герой”да ун алтынчы ел эшли.  Колхозның  барлык маллары аның каравы астында. Яңа туган бозауларга тиешле прививкаларны үзвакытында ясауга бик җаваплы карый. Бакалы районының Иске Корыч авылында туып-үскән Илдус гаиләсе белән Тайняш авылында төпләнгән. Йорт салып кергәннәр.  Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлеген тәмамлаган белгеч эшен зур җаваплылык белән башкара.

                              “Хәтта унбиш булып китә...”

 - Менә бу апабыз бозаулату бүлегендә эшли – яңа туган бозауларны чирле булса терелтеп,  угызларын савып,  яшь малкайларны исән-сау үстерүгә күп көч салучы  Гөлнур Аширкаева,  - дип таныштырды безне Марат Мирһадиевич.

 - Мин Каран авылыннан, - диде үзе турында Гөлнур. – Фермада озак еллар  савучы булып эшләдем.  Бозаулатуда – өченче ел.  Савучы булып эшләгәндә дә, монда да җаваплылыкны бердәй тоеп эшлим.  Эшне җиренә җиткереп алып бара белергә кирәк.  Сыерлар көн саен  диярлек бозаулый.  Көненә ун да, хәтта унбиш тә булып китә. Төнлә бозаулаган сыерларны  да күз-колаксыз калдырмыйбыз – алар янында малчылар белән мал табибы тора.

       Һәр хуҗалык өчен булдыклы мал табибы – алтын бәрабәренә тиң белгеч. Фидан Гаскаровка карата да шулай дияргә була. Ул – хуҗалыкта ветфельдшер. “Сыерларга, бозауларга тиешле уколларны үзвакытында эшләп торабыз. Бозау туганнан соң ярты сәгат эчендә угыз эчәргә тиеш. Анысын да контрольдә тотабыз. Кышын яңа туган бозауны җылы бүлмәгә алып керәбез, корытабыз, үлчибез, угыз эчерәбез, тиешле прививкаларны эшлибез”, - ди ул.

      Бозау караучылардан соң без савучылар янына юлландык. Ишек төбендә нәрсәдер турында җанлы әңгәмә корган  өч савучы – бер смена булып чыкты. Болар – Гүзәлия Абдуллина, Айсылу Фаризунова һәм Владимир Ляпустин.

 - Дүртенче ел эшлим биредә. Эшнең кыенлыгын күрмим.  Көн саен иртә-кич 800дән артык сыер савабыз.  Бер тәүлек эшлибез, бер тәүлек ял итәбез. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Бик канәгатьбез. Менә бу уңганнар – минем смена, - диде ул хезмәттәшләренә ымлап.

    Савучы Айсылу Фаризунова Гүзәлия сменасында бер еллап эшли. Яңа Бирде авылы кызы,  Тайняшта йорт алган, шунда төпләнгән.  Бозау карауда да эшләп алган, аннары савучы итеп күчерелгән.   

    Бу сменаның өченче савучысы – Владимир   Ляпустин. Милләте буенча -  урыс. “Коллектив әйбәт, бергә эшләгән кызлар белән бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез.  Эшем үземә бик ошый. Иртән сәгать дүртенче яртыда киләбез эшкә.  Теләк булганда  эшләргә, бар нәрсәгә өлгерергә була”, - ди.

    “Герой” хуҗалыгының малчылык комплексында үз эшенә намус белән караучы тырыш коллектив туплануына инандык. Ферма мөдире Илнур Фәнил улы Хөсәенов бу вазифада дүртенче ел эшли. Аның әйтүенчә, коллективта 33 кеше эшли.

 - Һәркем үз эшен белеп башкара. Шуңа да авырлыклар сизелми. Беребезне-беребезне дәртләндереп, ярдәмләшеп эшлибез. Эшчеләр сынатмыйлар, эшкә вакытында киләләр. Тәртип бозып йөрүчеләр юк. Эшлим дисәң кешегә барлык шартлар тудырылган”, - ди ул.

    Ашлык саклана торган урыннарга да күз салдык.  Сигез башня – һәрберсенә 1100 тонна иген сыя.  “Урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң барлык игеннәр шушында кереп бетте. Иген саклагычны быел беренче тапкыр эшләтеп җибәрдек, - ди Марат Мирһади улы. -  Авылдагы амбарлар кирәкмәде дә. Ашлык юешрәк булса, башта киптергечкә кертелә, аннары  шушы саклау урыннарына тутырыла”.

                      “Хезмәт хакы вакытында. Ник эшләмәскә?”

    Бүген “Герой”  хуҗалыгында  5 252 баш мал исәпләнә. Марат Мирһади улы хуҗалык җитәкчесе урынбасары вазифасы белән беррәттән баш зоотехник эшен дә башкара. Сәбәбе – белгечләр җитми. Җитми дигәннән, шунысын да әйтергә кирәктер – хуҗалыкта Таҗикстаннан килеп эшләп йөрүчеләр бар икән. Аларның ничек эшләве, кайда яшәүләре белән кызыксынгач, безгә болай дип аңлаттылар:

 - Колхоз, хуҗалары белән килешеп, буш калган йортларны хуҗалыкка сатып ала. Читтән килүчеләр шуларда яши. Хезмәт хакы вакытында түләнгәч, ник эшләмәскә? Гаиләсе белән килүчеләр дә, ялгызлар дә бар. Читтән килүчеләр арасында эчүчеләр юк.

 - Буш калган йортлар күпме соң?

 - Күп түгел дә, булгалап тора, - диделәр.

    Бүгенге көндә “Герой” колхозында 65 900 тонна сөт савыла.  3 тоннасы бозауларга китә, 62 меңен Бәләбәй сөт заводына тапшыралар. Сөтне килеп алалар. Сөт бәясе сортына карап түләнә. “Без евросортка туры китерергә тырышабыз. Майлылыгы 4,2 % булса, бәясе 54 сум була.  Завод сөт өчен акчасын вакытында түли.  Хәтта алдан да биреп торгалый әле.  Бәләбәй заводы белән эшләве җиңелрәк. Озак еллар хезмәттәшлек итәбез.  11 айга  214 мең 561  центнер сөт тапшырдык”, - диде Марат Мирһадиевич.

     Бүген хуҗалыкның баш зоотехнигын борчыган хәлләр дә бар – авыл җирендә яшьләр читкә китү ягын карыйлар. Шуңа да эшләргә кеше җитми.

 - Кемдер себергә, кемдер Уфага юл тота, кемдер юл хезмәтенә юллана. Савучы, бозау караучы, зоотехник, агроном – барысы да кирәк, - ди ул борчылып. – Менә бозау караучы кызларны алыйк. Алар ял күрмиләр диярлек. Яңа туган бозауларның бер төркемен тапшыргач, икенчеләрен җыя башлыйлар. Өзлексез эш.  Техникалар турында да әйтим. Алар җитә.  Ашлама белән проблема юк.  Ягулыкка килгәндә исә, безгә заправка китереп куйдылар.  Глонастан карап торалар – ягулык җитәрлекме-юкмы. Бетсә,  хәбәр итәләр, вакытында китерәләр. Өзеклек булганы юк.

Елны яхшы гына төгәлләдек, аллага шөкер. Мал азыгын тиешенчә әзерләдек.  Игеннәр җитәрлек.  Малларны исән-сау кышлатып чыгарырга язсын.  Бездә малга азык җитмәгән вакыт булмады. Быел кукуруз бик уңды, хәтта стратегик запас та калды әле.  Күпчелек  арпа, бодай, люцерна, соя чәчәбез.

     Хуҗалыкның баш агрономы Финат Филүс улы Гилманов быел кышлаган бодай уңышы гектарыннан - 48,3, сабан бодае – 33,6, арпа – 47, борчак – 13,5, соя – 23 центнер тәшкил итүен әйтте.

     Менә шулай, эшнең кадерен белеп, булган уңышларга сөенеп, заман белән бер дулкында булырга омтылып яши һәм эшли “герой”лылар. Алдагы көннәре имин, эшләре бәрәкәтле булсын.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас