Русия мәктәпләрендә укучы күпчелек балаларның ата-аналары илдә квадроберларга тыю кертүне хуплады. Бу хакта «Газета.Ru» басмасы «Актион Образование» компаниясе сораштыруына сылтама белән хәбәр итә.
Сораштыруда катнашкан ата-аналарның барысы да диярлек квадроберларның кем икәнен белүләрен белдерделәр (96,4 процент). Аларның күпчелеге бу юнәлешкә (71,1 процент) тискәре карашта, 25,3 проценты нейтраль һәм нибары 3,6 проценты уңай карашта.
Билгеләп үтелгәнчә, ата-аналар мондый мавыгуны хупламый, чөнки алар аңарда “адекват булмаган тәртип”, “кеше булудан туктау” һәм “агрессивлык” күрә. Күпчелек ата-аналар шулай ук Русиядә квадроберлар хәрәкәтен тыю яклы (78,3 процент).
Моңа кадәр Wildberries маркетплейсында квадроберлар өчен товарлар сату 4,8 мең процентка арткан. “Иң элек мондый үсеш узган елның түбән базасы нәтиҗәсе белән бәйле, ул вакытта мондый товарларга ихтыяҗ аз булган, ә хәзер массакүләм характер алган", – дип аңлаттылар компаниядә.
Чыганак: lenta.ru