Уфаның Калинин районында яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенникларның хәйләкәрлегенә ышанмаган һәм акчаларын саклап калган.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызга янәсе дәүләт органнары һәм көч структуралары вәкилләреннән шалтырату килгән.
Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, янәсе аның гаризасы буенча акча урларга тырышалар, һәм финансларны саклап калу өчен куркынычсыз счетларга күчерергә кирәк. Ниндидер бер мизгелдә пенсионер хәйлә сизгән, билгесез кешеләр белән аралашуны туктаткан һәм полициягә гариза язган.
Аның игътибарлылыгы һәм мошенниклар турында хәбәрдар булуы аркасында 1,5 млн сумга якын шәхси тупланма акчасың югалтудан котылып калган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ».