БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 16 декабрьдә республикада җил тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк, буран, бозлавык, көндез төньякта көчле кар көтелә.
Иртәгә болытлы һава, төнлә аязучан һава көтелә. Төнлә кар, көньяк районнарда зур түгел, көндез кар, төньякта көчле. Урыны белән буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык. Төнлә һава температурасы -10,-15°, аязганда -20°, көндез -1,-6°тәшкил итәчәк. Автомобиль юлларында кар явуы сәбәпле күрү начараю, буран 1-2 км.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ».