Румил Тәлгать улы Азнабаев – күп еллык намуслы хезмәтен республиканың социаль-икътисади үсешенә багышлаган җәмгыять эшлеклесе, 2004 елдан Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли, 2012 – 2015 елларда - оешма җитәкчесе. Ул кичә Уфада үткән VI Бөтендөнья башкортлары корылтае турында фикерләре белән бүлеште.
– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның бүгенге корылтайдагы чыгышында яңа фикерләр яңгырады. Шуларны тагы бер тапкыр барлап, яшьләргә әйтер сүзем бар. Башкорт корылтае дисәң, күпләр аны тик башкорт телендә генә үтәргә, башкорт халкын гына күтәрергә тиеш, дигән фикер әйтә. Әммә шуны онытмыйк: бүген без күп милләтле республика - Русия составында башка халыклар белән тату яшибез. Бу шартларга яраклашып, берничә телне өйрәнеп, шул ук вакытта үзебезнең туган телебезне, мәдәниятебезне онытмыйча, аны башка халыкларга да ишеттереп яшәргә тиешбез. Тиңнәр арасында тигез булу өчен яшьләребезгә моны аңлатырга кирәк. Акылы, югары мәдәниятле булган кеше бер вакытта да үзенең телен, гореф-гадәтләрен онытмый. Хәтта төрле сәбәпләр аркасында телне белми үссә дә, картая башлагач, кеше уйлана башлый, өйрәнергә тырыша.
Башкорт корылтае 1995 елда кабул ителгән карарлардан, үзенә билгеләгән югарылыктан түбән төшкәне юк. Ул һәрвакыт матур эшләде, әле дә бик зур эш башкарыла. Яшьләрең безнең вакыттагы бурыч-максатларны кабул итеп, тормышка ашырулары, эшне яңача дәвам итүләре куандыра.
Телне саклау җәһәтеннән алып барылган эшләр сөендерә. Полилингваль мәктәпләре ачылуы да бу максатка хезмәт итә. Милли гимназияләр телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур, шактый зур өлеш кертә. Курай, Бию көннәрен булдырылуы, Дәүләт курайчылар ансамбленең төзелүе дә – телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү җәһәтеннән башкарылган матур өлгеләр ул. Башкарылган эшләрне күрә белергә һәм барыбыз да телне саклау максаты белән хезмәт итәргә кирәк, - диде Румил Тәлгат улы Азнабаев.