Республика клиник психиатрия хастаханәсе дәваханәсе “Менталь сәламәтлек” проектын иң яхшы гамәлгә ашырганы өчен Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның рәхмәтенә лаек булды, дип хәбәр итә БР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Бүләкләү тантанасы Түбән Новгородта проектны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә узды. Шунда ук Идел буе федераль тикшеренү медицина университеты базасында “Менталь сәламәтлек - алымнарны интеграцияләү” VI Бөтенрусия фәнни -гамәли конференциясе уза.
Башкортстанда проектны гамәлгә ашыру буенча төбәк эш төркеме әгъзалары үз докладларын тәкъдим итте. Безнең республикадан катнашучылар проектны гамәлгә ашыру һәмклиника менталь сәламәтлек үзәге эше тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
«Клиника командасы халыкның психик сәламәтлеген яхшыртырга һәм ярдәм күрсәтүдә заманча алымнарны интеграцияләргә омтыла, - дип билгеләделәр БР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. - Үзәк аутистик спектры бозылган балаларны диагностикалау, тернәкләндерү һәм абилитацияләү белән шөгыльләнә. Табиблар тулы беренчел диагностика уздыра, диагноз һәм тернәкләндерү маршрутын билгели. Проектны гамәлгә ашыру чорында 3 200дән артык кечкенә пациент медицина ярдәме алды".