2024 Нәниләр гасырлар чоңгылына сәяхәт итә Бөтендөнья башкортлары корылтае туган җиргә сөю, халык тарихына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту, балаларда сәламәт рух тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Бу юнәлешләрдә оештырылган эшләрдә республиканың киң билгеле “Тамыр” телеканалы да актив катнаша. Бу хакта “Тамыр” телеканалы директоры, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Колсарина түбәндәгеләрне җиткерде.
– 2020 ел ахырында Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова безгә Корылтай оештырган “Ырулар җыены” проектына кушылырга тәкъдим итте. Без күп уйландык, чөнки “Тамыр” телеканалының мондый чараларда катнашуы эш сәфәрләре белән дә бәйләнгән. Әгәр дә командировкага төшерүче бригада белән чыгабыз икән, бу шактый чыгым таләп итә һәм, әлбәттә, һәрбер сәяхәттән арытаба телевизордан күрсәтерлек, балаларны кызыксындырырлык, аларны җәлеп итәрлек файдалы мәгълүмат бирерлек тапшыру эшләргә кирәк – төп бурычыбыз шул. Шуңа күрә дә “Нурбостан сәяхәте” дигән проект булдырдык.
Җыйнак кына, әмма югары профессиональ команда тупладык һәм 2021 елдан башлап “Нурбостан сәяхәте” Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ырулар җыены”на кушылды. Проектыбыз берничә өлештән тора. Шул исәптән, балаларга “Нурбостан” сериалының берничә сериясен күрсәтү, аның буенча фикер алышу, балалар арасында “Нәсел зирәге” конкурсын үткәрү кебек чараларны үз эченә ала. Барган һәр урында балалар арасында сорауларга җавап биргән, үзенең шәҗәрәсе турында хәбәрдар, аның сурәтен төшереп алып килгән балаларны игътибар үзәгенә алып, аларны дәртләндереп, рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырып, “Нәсел зирәге”н билгеләп кайттык.
Тагын да бу проект чикләрендә “Гаилә тамыры” дигән профессиональ фотосессия оештырдык. Фотографыбыз Рөстәм Мөгаллимов искиткеч матур гаиләләр тормышыннан гомерлек истәлек булырлык кадрлар эшләүгә өлгәште. Ел азагында бу фотографияләрнең йомгаклау форумында “Торатау” конгресс-холлының бер катын тутырып, фотокүргәзмә оештырдык. Ул үзе бер зур, чагу күренеш булды. “Нурбостан сәяхәте” проектына килгәндә, 30га якын тапшыру әзерләдек. Аларның һәрберсенә анимация белән ырулар, шәхесләр турында мәгълүмат бирдек. “Нурбостан сәяхәте” иң беренчеләрдән булып Борай районындагы Ялдәк ыруы вәкилләре янына барды. Арытаба “Нурбостан” Гайнә, Балыкчы, Уран, Унлар, Эчке елан, Юрмый һәм башка ырулар вәкилләре янына сәяхәт кылды. “Нурбостан сәяхәте”нең соңгысы быел Кыпчак ыруы турында булды. Һәрбер ыруның мактаулы шәхесләре турында да без кече генә анимация роликлары эшләдек. Риза Фәхретдинов, Туктамыш Ишбулатов, Сөләйман Иткустин, Исмәгыйль Тасимов, Якуп Сынмырлин, Йомабай Исәнбаев һәм башкалар турында роликлар безнең “Тамыр” телеканалында бара һәм балаларга үзеңнең ыруыңны белеп, үткәнеңне хөрмәтләп, шуны тоеп яшәүнең мөһимлеген аңлата. Бөтендөнья башкортлары корылтае съезды алдыннан “Нурбостан сәяхәте” тапшыруын тагын да эфирга куйдык һәм ул тарих буенча бай мәгълүмат бирә.
Анимацияне файдаланып, тапшыруның балалар теле белән эшләнүе аны киң форматлы, заманча шәп тамаша итә. Команданың төп өлеше: һәр нәсел тарихын энәсеннән җебенә чаклы үтеп, балалар сөйләменә салып эшләгән сценарийлар авторы, мөхәррир Гөлфия Раянова, режиссер Алия Миназова, коручы режиссер Дамир Сәлимов, шулай ук операторлар Раушан Артыков, Нурислам Хәйриев, Ринат Кашапов. Алар чын-чыннан җиң сызганып эшләде! Һәр командировкадан йөзәрләгән баланың күңелен рухландырып, зиһеннәрен яктыртып кайттык. Менә шушы җыйнак кына команда шундый зур эш башкарды.
Автор: Резеда Вәлитова.