Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2024, 20:30

“Безгә үсәргә ярдәм итүче көч ул – бердәмлек”

 Башкалабыз Уфаның “Торатау” Конгресс-холында VI Бөтендөнья башкортлары Корылтае зур җанлылык белән башланды.

“Безгә үсәргә ярдәм итүче көч ул – бердәмлек”
“Безгә үсәргә ярдәм итүче көч ул – бердәмлек”

Чара кысаларында ике пленар утырыш үткәрү, аларда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү, башкорт телен саклау һәм үстерү, милли мәдәният, яшьләр, спорт, демография һәм башка мәсьәләләр карауны планлаштырылды.

     Корылтай программасы кысаларында үткән яшьләр, фән һәм спорт темасына кагылышлы секция эше аеруча җанлы үтте.

    “Безне көчлерәк иткән, үсәргә һәм уртак проектларны тормышка ашырырга ярдәм иткән көч ул – бердәмлек.  Ә бердәмлектә, үзегез беләсез – көч!” – менә шундый тирән мәгнәле сүзләр белән башланып китте секция эше.

    Аның эшендә районнардан, дүрт илдән, республика шәһәрләреннән килгән делегатлар һәм, әлбәттә, чакырылган кунаклар  катнашты.

    “VI Бөтендөнья башкортлары Корылтаенда катнашучыларны ихлас күңелдән сәламлибез. Яшьләр секциясе булгач, яшьләр энергетикасы бирик әле алкышларыбыз белән, - дип дәртләндереп җибәрде алып баручы. – Без бүген яшьләрне борчыган актуаль мәсьәләләрне карарга тиешбез. Һәрберебез аңлап тора - VI Бөтендөнья башкортлары Корылтае – республика тарихында мөһим вакыйга”.

   Корылтайда катнашучыларны  якташыбыз Кунаева Зәкия  Рушан кызы видео-сәлам аша котлады. Зәкия ханым – Русиянең Танзаниядәге илчелеге дипломаты.

  Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вито Сабиров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 2,1 миллионнан артык кеше - бу төбәк халкының 58% тәшкил итә дигән сүз - физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнә.       Бу җитди күрсәткеч, ул халыкның спорт белән шөгыльләнүгә кагылышлы кызыксынуының югары дәрәҗәдә булуын раслый.

 - Бу республикада яшәүче һәр икенче кеше диярлек. Мондый нәтиҗәгә спорт инфраструктурасын үстерү һәм төбәктә актив кертелә торган күпсанлы ярдәм чаралары нәтиҗәсендә ирешелде, — дип ассызыклады ведомство җитәкчесе. -  Яңа спорт объектлары ачылуга аерым игътибар бирелде, алар арасында Көрәш сарае һәм башка объектлар бар. Бүгенге көндә Башкортстанда 100дән артык спорт төре үсеш алган, һәм нәкъ менә милли төрләрне үстерүгә зур роль бирелә. Бу юнәлеш соңгы елларда өстенлекле юнәлешкә әверелде.

  Моны БР Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, “Башкортстанда мас-рестлинг Федерациясе” оешмасы рәисе Раил Бикмаев та ассызыклады.

 - Республикада милли этник спорт төрләре, бигрәк тә бәйге ярышлары үсә. Бүгенге көндә Башкортстанда 15 төрле милли уен һәм ярышлар төрләре бар. Аларның кайберләре индивидуаль, икенчеләре командалы, әмма алар барысы да физик үсешкә, сәламәтлекне ныгытуга һәм яшьләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Көч ярышлары торган саен популярлаша бара. Аларны еш кына төрле мәдәни һәм спорт фестивальләре кысаларында үткәрәләр.

   Сүзне этнодизайнер Идел Хәкимовка бирделәр. Ул башкорт халык костюмы темасына кагылды.

- Башкорт халык костюмы - тарихи чорларның чагылышы гына түгел, үзендә халык тормышының социаль, экономик һәм рухи аспектларын берләштерүче мәдәни мирасның мөһим элементы да, - диде Идел.

    Идел Хәкимов фикеренчә, башкорт халык киемнәрен тергезү процессын фәнни учреждениеләр дә хуплый. Әмма алга таба үсеш булсын өчен күбрәк методик материаллар булдыру, шулай ук абруйлы осталар әзерләү өчен галимнәр белән хезмәттәшлекне ныгыту мөһим.

    УДНТУ студенты Вадим Харисовның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул -  химия буенча халыкара олимпиадаларда дүрт искиткеч җиңү яулаганнан соң, Башкортстанда калырга һәм укуын, укытучылык эшчәнлеген туган республикабызда дәвам итәргә карар кылган уникаль шәхес. “Белем алуны дәвам итү өчен вариантлар күп булды: башкала университетлары, чит ил вузлары һәм башка төбәкләрдәге уку йортлары. Шулай да, кызыклы тәкъдимнәргә карамастан, туган республикамда калырга ниятләдем. 9 нчы сыйныфтан башлап үземне республикамда химия укытучысы итеп күз алдына китерә идем.  Кайчандыр остазларым эшләгән кебек, белем һәм тәҗрибәмне киләчәк буыннарга тапшыра алыр идем дип уйландым. Балаларны олимпиадаларга әзерләргә, алар белән эшләргә  хыялландым”.

    Вадим әйтүенчә, аның остазлары, уңышларына карамастан, шулай ук республикада калу юлын сайлаганнар һәм хәзер ул бу традицияне дәвам итә.

        

  

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: