“Аек авыл” – милләт күрке! Әлеге конкурс ярдәмендә Башкортстанда социаль әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителә. Алкоголизм белән көрәшүдән тыш, конкурс төзекләндерү мәсьәләләрен чишүгә дә юнәлтелгән. Конкурс акчалары исәбенә җиңүче торак пунктларда парклар, балалар мәйданчыклары, яңа коммуналь техника барлыкка килде, урамнар төзекләндерелде.
Конкурста 3000нән артык авыл катнашты. Муниципаль этапта җиңгән авыллар саны – 261. Республика этабында җиңүчеләр – 51. Биш ел эчендә 1200дән артык “түгәрәк өстәл”, 13000нән артык мәдәни-мәгариф, 6000нән артык спорт чарасы үткәрелгән, конкурс чараларында катнашкан волонтерлар саны 4500 кешедән арткан.
“Аек авыл” конкурсы нәтиҗәсендә ачылган һәм ремонтланган объектлар саны: балалар мәйданчыклары – 17, спорт мәйданчыклары – 18, ял парклары – 9, яңартылган урамнар – 9, төзекләндерелгән җәмәгать территорияләре – 14, яңартылган авыл мәдәният йортлары – 4, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә реконструкцияләнгән объектлар – 6, ремонтланган күпер – 1. 2022 ел күрсәткече белән чагыштырганда, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар саны 6,5 процентка кимегән, эшкә урнашу мәсьәләсе буенча 674 кеше мөрәҗәгать иткән, 432 кеше һөнәри юнәлеш алган, 223 кеше адреслы социаль контракт төзү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән, 287 кеше психологик ярдәм алган.
Конкурс елдан-ел популярлаша бара һәм республиканың даны Русиянең башка төбәкләренә дә тарала. Башкортстан тәҗрибәсе белән Удмуртия, Татарстан, Якутия республикалары, Саратов, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае актив кызыксына, охшаш чаралар үткәрә. Гомумән, Башкортстанның “Аек авыл” конкурсын оештыру, үткәрү тәҗрибәсе – башка төбәкләр өчен кызыклы, уникаль күренеш.
Тәтешле районы “Аек авыл” проектында иң актив катнашучы районнарның берсе генә түгел, ә ел саен җиңү яулаучы район да. Тәтешле районы дүрт ел рәттән республика этабында җиңүче исемен яулады! “Аек авыл” конкурсында җиңгән акчага авылларда яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде: Шулган авылында балалар өчен уен мәйданчыгы, Түбән Балтачта универсаль спорт мәйданчыгы ачылды, Иске Күрдем авылында җиде күзле “Хәзрәт чишмәсе” территориясе төзекләндерелде, ә инде 2023 елгы конкурс йомгаклары буенча Чургылды авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Хәер, иң мөһиме, хәтта кергән акча да, төзелгән объектлар да түгел, ә халыкның берләшүе, оешып, алга куйган планнарны тормышка ашыруы, туган авылларына булган сакчыл караш, яшь буында патриотизм тәрбияләү.
– Авылларда барган эшләрне күреп сокланырлык, шаккатарлык! Иң кечкенә балалардан алып, өлкән яшьтәге апаларга-абзыйларга кадәр барысы уртак эштә актив катнаша. Авыллар аеклык өчен көрәштә игътибарны сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтеп, бик күп чаралар уздыра. Моннан тыш, әлеге эшкә яшьләрне җәлеп итү максатында төрле интернет-ресурслар, социаль челтәрләр кебек заманча мәгълүмат киңлекләре дә актив кулланыла, – ди “Аек авыл” район конкурсының жюри рәисе Әлфия Шәйнурова. Быел конкурсның беренче этабында барлыгы биш авыл катнашты: Шулган авыл Советыннан – Гәрәбаш, Күрдем авыл Советыннан – Боргынбаш, Аксәет авыл Советыннан – Аксәет, Кәлтәү авыл Советыннан – Вязовка, Яңа Тәтешле авыл Советыннан Бәлҗүә авыллары. Авылларның һәрберсендә проект чикләрендә зур эш алып барыла.
Гәрәбаш авылы районда иң зур, иң төзек һәм иң борынгы авылларның берсе, аңа 1680 елларда нигез салынган. Бүгенге көндә авылда 198 хуҗалыкта 450 кеше яши. Авыл халкы, нигездә, терлекчелек, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Гәрәбаш авылы фермасында бүгенге көндә 1300 баш терлек асрала. Авыл халкы югары исемнәргә лаек булган авылдашлары белән дә чиксез горурлана. Әйтик, әлеге авылдан чыккан Рәлиф Рәхимов – Русия Федерациясенең атказанган уйлап табучысы, Башкортстанның атказанган химигы.
Финә Вәлиева – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Мирхәт Гайсин – артист, юмор остасы. Авыл игенчеләре, укытучылары, башка һөнәр ияләре белән дә дан тота. Авылның социаль йөзе елдан-ел яхшыра, ул төзекләндерелә, яңадан-яңа уңайлыклар барлыкка килә, барлык йортларга да газ үткәрелгән, авылга асфальт юл илтә. Авыл халкы бик актив, өмәләргә чыга, зират коймаларын яңарта, чишмәләрне чистартып, төзекләндерә, елга-күлләрне тазарта. Биредә күптән түгел музей һәм балалар мәйданчыгы да ачылды. Авыл мәчете исә күптән түгел Крупская авыл хужалыгы предприятиесе директоры Динил Бәдертдинов башлангычы һәм иганә ярдәме белән тагы да күркәмләнеп, утлар белән балкыды. Авылда мәдәни тормыш та гөрләп тора, сәнгать сөючеләр мәдәният йортында эшләп килүче фольклор, вокал коллективларында шөгыльләнә, ир-егетләр спортзалга волейбол уйнарга йөрсә, гүзәл затлар клубта фитнес белән шөгыльләнә. “Аек авыл” бәйгесе чикләрендә авылның актив кешеләре бергәләшеп скандинав йөрүе белән дә шөгыльләнә, ГТО нормаларын тапшыра. Шулай ук авыл халкы бүген махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыю белән дә актив шөгыльләнә. Бәлҗүә – бик күркәм удмурт авылы. Аңа 1878 елда нигез салынган. Авыл зур түгел, әмма халык бердәм, төрле чараларда актив катнаша. – Бездә халык гади һәм хезмәт сөючән. Һәр йортның үз матурлыгы бар, авылның һәр кешесе үзенчәлекле, ул я нинди дә булса эш остасы, я иҗат итүче. Авыл элек-электән алдынгы хезмәт ияләре, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән дан тоткан. Бүгенге көндә авылның иң өлкән кешесенә 94 яшь, ә иң кечкенәсенә нибары 6 ай. Безнең авыл гөрләп тора, бала-чага футбол уйный, чаңгы-чана шуа, теннис белән шөгыльләнә. Өлкәннәр дә калышмый, республика, район ярышларында катнашабыз. Бер сүз белән әйткәндә, авыл яши, аның киләчәге бар! – ди авыл биләмәсе хакимияте рәисе Николай Рәхимҗанов. Аксәет – районның иң борынгы һәм иң зур авылларының берсе. Өлкәннәр билгеләвенчә, авылга якынча 515 ел. Бүгенге көндә авылда 318 хуҗалык исәпләнә. Халык терлек үрчетү, ашлык үстерү, умартачылык белән шөгыльләнә. Татар-башкорт дөньясына сәхнә йолдызы Салават Фәтхетдиновны, Башкортстанның атказанган артисты Гөлзәмия Ситдыйкованы, СССРның халыкара класслы спорт мастеры Насыйбулла Хөснуллинны биргән авыл ул Аксәет! Бүгенге көндә Аксәет авылы биләмәсендә Әмиров исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы эшләп килә, биредә алты мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә, 1700 баш эре терлек асрала. – Бүгенге көндә Аксәет авыл биләмәсеннән 27 кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Авылыбыз яугир егетләребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтә, бу эштә барыбыз да бердәм, – ди Аксәет авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илшат Ибраһимов. Күрдем авыл Советына караган Боргынбаш авылында әлеге вакытта 106 кеше яши. Авылда “Аек авыл” бәйгесе чикләрендә күптөрле чаралар үтә, халык монда актив, читтә яшәгәннәр дә туган авылларына ярдәм итә. Әйткәндәй, узган 2023 елда “Аек авыл” конкурсының муниципаль этабында катнашып, Боргынбаш авылы өченче урынга чыкты. Былтыр конкурста җиңгән акчага авыл зиратына кирәк-яраклар алынды. Вязовка авылы халкы шулай ук үзенең активлыгы, тырышлыгы, уңганлыгы белән сокландыра. Биредә дә бик күп чаралар үтте, аларның һәрберсе авылны төзекләндерүгә, тагы да яхшыртуга, халыкны туплауга, оештыруга юнәлтелгән. Менә шундый матур эшләр белән яши Тәтешле төбәге. Быелгы район конкурсында беренче урынга Бәлҗүә авылы чыкты, алар район данын республика бәйгесендә яклаячак. Димәк, алда тагы да зуррак, тагы да колачлырак чаралар көтелә. Ә Тәтешледә бәйрәмнәрне һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә үткәрәләр! Күрдем, Чургылды, Шулган, Түбән Балтач авылларында үткән чаралар буенча да без боларны күреп беләбез. – Халык эшләргә дә, чараларда катнашырга да атлыгып тора, аларны бары тик оештырырга гына кирәк. Кайсы гына авылны алсак та, биредә активистлар, башлап йөрүчеләр бар, алар башкаларны да әйди. Һәр авыл үзенчәлекле, кайсыдыр тарихы белән, кайсыдыр танылган кешеләре белән, кайсыдыр халык кәсепләре белән аерылып тора. Без шуларга басым ясап, аларны арытаба үстерүгә этәргеч бирүчеләр генә, – ди район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова. Әлфия Урал кызы шулай дисә дә, район хакимиятенең аек авылларны арттыру, халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, яшь буынны халык йолаларына һәм традицияләренә таянып тәрбияләү юнәлешендә башкарган эше бәяләп беткесез. Республиканың иң актив, иң булдыклы районнарының берсе булган Тәтешлегә алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр телик!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.