2025 елдан Башкортстанда транспорт салымының түбән ставкасы салымнар буенча бурыч булмаганда гына кулланылачак. Мондый үзгәрешләр "Транспорт салымы турында" төбәк законына кертелде.
Мәсәлән, әгәр Lada Granta автомобиле өчен транспорт салымы түбән ставка буенча 87 ат көче белән елына 870 сум тәшкил итсә, бурычлыга инде 2 175 сум түләргә туры киләчәк. Шул ук рәвешле, двигатель куәте 123 ат көче булган Kia Rio өчен түбәнәйтелгән ставка кулланып салым 2 460 сум тәшкил итә, кулланмыйча – 4 305 сум.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында транспорт салымын түләүче 1,15 млн кешенең 94%ы түбән ставкалардан файдалана. Шул ук вакытта республикада 400 меңгә якын гражданның 2024 елның 1 гыйнварына салым буенча бурычы бар.
Әгәр 1 гыйнварга кадәр салымнар буенча бурычлар түләнмәсә, мондый салым түләүчеләр транспорт салымы буенча киметелгән ставкадан файдалана алмаячак.
Моннан тыш, салымнарны вакытында түләмәү пеня исәпләүгә, суд чыгымнарына, исәпләрне блоклауга, милеккә арест салуга, Русия Федерациясеннән читкә чыгуны тыюга китерәчәк.
Салым бурычын тикшерергә һәм оператив рәвештә түләргә салым түләүченең шәхси кабинеты яки аның "Физик шәхес салымнары" мобиль версиясе ярдәм итәчәк. Салым бурычы турындагы белешмәләр шулай ук "Дәүләт хезмәтләре" порталында да бар.
Салым бурычын түләүгә квитанцияне МФЦның теләсә кайсы офисында яки салым органында шәхсән алырга мөмкин. Салымнарны банкларда яки аларның мобиль кушымталарында, Русия почтасы бүлекчәләрендә, шулай ук штрих-код яки QR-код буенча банк терминаллары аша түләргә мөмкин.
Салым органнары гражданнарга салым бурычларын вакытында түләргә һәм Яңа елны намуслы салым түләүче статусында каршы алырга киңәш итә.