Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2024, 11:10

Башкортстан башлыгы төбәк аграрийларына рәхмәт белдерде

БР Дәүләт Җыелышына еллык Юлламасын укыганда Радий Хәбиров төбәк аграрийларына – чын хезмәт геройларына рәхмәт белдерде.

Башкортстан башлыгы төбәк аграрийларына  рәхмәт белдерде
Башкортстан башлыгы төбәк аграрийларына рәхмәт белдерде

  Башкортстан башлыгы фикеренчә, республика елдан-ел алдынгы аграр төбәкләрнең берсе буларак үз позицияләрен ныгыта. Катлаулы  һава шартларында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мул уңыш җыялар. Быелгы кебек рекордлар куялар - 2,6 млн тонна шикәр чөгендере, 700 мең тоннадан артык майлы культуралар. БР Дәүләт Җыелыша еллык Юлламасын укыганда Радий Хәбиров төбәк аграрийларына – чын хезмәт геройларына рәхмәт белдерде.

   "Терлекчелек турында да шуны ук әйтергә була. Башкортстан сөт җитештерү һәм эре мөгезле терлекләр саны буенча алда бара. Безнең кошчылыкны үстерү өчен мөмкинлеклщребез бик зур.  Программаны 2027 елга кадәр эшләдек, бу юнәлешкә ярдәм итәчәкбез. Республика авыл хуҗалыгы комплексын  технологик модернизацияләүгә актив ярдәм итә. Быел гына да дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә безнең аграрийлар 11 млрд сумга якын 2,4 мең берәмлек техника сатып алдылар. Инвесторлар белән уңышлы эшлибез. Быел биш зур проект гамәлгә ашырылды, киләсе елда тагын икесе тәмамланачак", - диде Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: