Җәмгыять
12 декабрь 2024, 08:30

"Җаваплы кредит” - “Минем финанслар” эстафетасының III этабы старт алды

Финанс министрлыгы  “Минем финансларым”  Бөтенрусия мәгърифәтчелек эстафетасының III этабын башлап җибәрде.

"Җаваплы кредит” - “Минем финанслар” эстафетасының III этабы старт алды"Җаваплы кредит” - “Минем финанслар” эстафетасының III этабы старт алды
"Җаваплы кредит” - “Минем финанслар” эстафетасының III этабы старт алды

   Тема күпләр өчен актуаль – “Җаваплы кредит”. Өченче этап 2024 елның 4 октябреннән 25 декабренә кадәр уздырыла. Ул мәктәп укучылары, студентлар, икътисадый яктан актив өлкәннәр, шулай ук пенсионерлар өчен исәпләнгән. Шунысы мөһим: әлеге этапта катнашучылар кредитлауның барлык нечкәлекләре турында белә алачак, “куркыныч кредитлар”ның нәрсә икәнен аңлый алачак, уку курсын узачак һәм хәтта хыялны тормышка ашыру өчен акча туплый алачак.

     2024 елдан Русия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру һәм финанс культурасын формалаштыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында

2030 елга кадәр ел саен “Минем финансларым” тематик Бөтенрусия мәгърифәтчелек эстафеталарын уздыру планлаштырыла.

   Проектның төп бурычы – финанс грамоталылыгы темаларын популярлаштыру. Башкортстан  Республикасы эстафетаның барлык этапларында да актив катнаша. Планлаштырылган һәм үткән чаралар турында мәгълүмат сайтта урнаштырылачак https://моифинансы.рф/estafeta/.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас