Җәмгыять
10 Декабря 2024, 19:17

Уфада яңа форматтагы яшьләр клубы ачылды

mgazeta.commgazeta.com
Фото:mgazeta.com

"Тарту ноктасы" – Уфа үзәгендәге яңартылган яшьләр киңлеге. 2000нче еллар  башында биредә ”Орбита” яшүсмерләр клубы ачылды, ул узган еллар эчендә яшьләрнең чын үзәгенә әверелде, ләкин клуб яңартуга мохтаҗ иде.

Без яшьләрнең заманча ихтыяҗларына җавап бирә торган киңлек булдырырга тырыштык, – диде яшьләр киңлеген ачуда Уфа хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе Роман Янгуров.

Хәзер бу гади клуб кына түгел, ә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне үзенә  чын-чынлап тартп торган үзәк. Биредә яңа мавыгулар белән танышып, булганнарын тормышка ашырып кына калмыйча, гамәли күнекмәләрне дә үзләштерергә була, мәсәлән, грант проектлары язу. Бу үсеш алырга һәм үз идеяләрен тормышка ашырырга теләүчеләр өчен бөтенләй бушлай.

Уфада 81 яшүсмерләр клубы бар, алар барысы да түлүсез нигездә эшлиләр. Яшьләр мондый учреждениеләрнең теләсә кайсысын сайлап, кызыклы нәрсәләр белән шөгыльләнә ала.

Яңартылган үзәктә яшьләр белән эшләүнең төп юнәлешләреннән берсе грантлар язу булачак. Күп кенә яшьләрнең, уку йортларын тәмамлагач, инде бик яхшы идеяләре бар, әмма аларны гамәлгә ашыру өчен финанслауны ничек табарга икәнен белмиләр. Монда грант заявкасын ничек дөрес төзергә, шулай ук IT-технологияләр һәм ясалма интеллект белән эшләү кебек мөһим күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр. Традицион юнәлешләрне дә үстерергә планлаштыралар — музыка, спорт һәм хәтта косплей һәм кей-поп.

“Тарту ноктасы" – шәһәрдә Росмолодежь оешмасының федераль тәкъдимнәре нигезендә яңартылган беренче яшүсмерләр клубы.

 – Без бу адымның яшүсмерләр учреждениеләрен яңартуда мөһим этап булуы белән горурланабыз, һәм безнең үзәк яшьләр өчен илһам һәм аларның идеяләрен тормышка ашыру өчен платформа булыр дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Роман Янгуров.

Яңа яшьләр киңлеген тәкъдир итүгә махсус хәрби операция Герое, “Беренчеләр хәрәкәте" гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкте идарәсе рәисе Артур Орлов килде.

– Бу яшьләр үзәге – безнең дәүләт башлыгы Владимир Путинның һәм аның командасының, ә бу 89 губернаторның да дигән сүз, ил үсеше өчен актив эшләвенең тагын бер дәлиле. Бу нәтиҗәлелекнең ачык мисалы. Бу бик яхшы ремонтланган бинада төгәл юнәлешле һәм идеологияле үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу бөтен команда эше нәтиҗәсе, – диде яшьләр киңлегенең мактаулы кунагы Артур Орлов.  – Моннан егерме ел элек, мин сезнең кебек чакта, мондый шартлар булмады. Ә бүген сезнең үсәргә дә үсәргә өчен уникаль мөмкинлегегез бар. Боларның барысы да бушлай. Безнең 12 төп юнәлеш бар, һәм бу “Беренчеләр хәрәкәте" генә түгел, ә гоумән  алганда — сезнең өчен яңа офыклар ача торган барлык берләшмәләр һәм башлангычлар. 

 Чыганак: mgazeta.com

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас