“Бу бик четерекле тема, һәм ул камил түгел, - диде ул транспорт реформасы турында. - Без бу эшнең билгеле бер өлешен автобуслар, троллейбуслар булмаган вакытта башкардык. 5 мең автобус, 200 трамвай сатып алырга мөмкин. Ләкин эш сыйфатын җайга салмасаң, бу хакимияткә, моны эшли торган кешеләргә минус булып барачак. Мин әле дә начар машиналар булганда әрнеп: “Уфа сезгә Техас түгел” дип әйткәнемне искә төшерәм. Эшнең бу өлешен хәл иттек, “Алга” картасы буенча нәрсәләрдер эшләдек.
Безгә брутто-контрактларга күчәргә тәкъдим иттеләр, Пермь мисалларын китерделәр. Бу нәрсә булып чыга инде? Без пассажир йөртүченең хезмәтләре өчен түлибез. Ул билгеле бер күләмдә акча эшләргә тиеш, ә эшләмәгәнен республика түләячәк. Без санадык – безгә я пассажирлар өчен билетларны субсидияләргә, яки тарифларны күтәрергә туры килер иде. Шуңа күрә без бу системага күчмәдек. Әмма эшне дәвам итәчәкбез”.
Эксперт фикере:
Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты Рөстәм Баязитовтан бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты:
“Гадәттәгечә юл-транспорт комплексы темасына сорауларны һәрвакыт күбрәк бирәләр, чөнки алар безнең һәрберебезгә кагыла. Соңгы елларда республикада андыйлар буенча күп эшләнсә дә, кискен темалар җитәрлек әле. Билгеле булуынча, Радий Хәбиров республикага килгәч һәм бу тармата тәртип урнаштыра башлагач, ул “бу сезгә Техас түгел” дигән сүзләрне кулланды. Минем күзлектән караганда, Радий Фәритович ул вакытта килеп туган хәл турында йомшак әйтте әле.
Юл-транспорт комплексы күп күрсәткечләр буенча стагнация хәлендә иде бит. Моңа ачык мисал булып рельс транспорты тора – Уфада ул 100 проценты белән диярлек тузган иде. Җәмәгать транспорты – җәмгыятьнең яшәү дәрәҗәсе күрсәткече. Монда да Радий Хәбиров җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмады, транспорт хезмәте күрсәтү буенча җыелган мәсьәләләрне хәл итүдә кыюлык күрсәтте. Гәрчә элек күп кенә җитәкчеләр, вакыт узу белән проблемалар юкка чыгар әле дип өметләнеп, алардан читкә китсәләр дә.
Туры элемтә вакытында Уфада трамвай хәрәкәтен үстерү мөмкинлекләре, башкаланың электр транспорты паркын яңарту турында да сораулар бирделәр.
Белгечләр-экспертлар фикеренчә, теләсә кайсы миллионлы шәһәр трамвайларга мохтаҗ. Уфа – бигрәк тә. Әлегә безгә экологик яктан югары класслы, югары йөртү сәләте булган пассажир транспорты җитми – болар зур форматлы автобуслар, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә хезмәт күрсәтү өчен түбән идәнле транспорт кирәк.
Гомумән алганда, җәмәгать транспорты үсеше векторы дөрес сайланган. Әмма хәзер проблема пассажир транспорты җитмәүдә генә түгел, кызганычка каршы, машина йөртүчеләр составы, финанслау белән кискен проблема тора. Радий Хәбиров бу хакта дөресен әйтте. Ул әлеге этапта бюджетка өстәмә финанс йөкләнешенә китерергә мөмкин булган брутто-контрактлардан баш тартуны билгеләде. Республика башлыгы шулай ук Транспорт министрлыгы белән бергә альтернатив чишелешләр эзләү һәм җәмәгать транспортының сыйфатын яхшырту өчен эшләргә әзер булуын белдерде.