Җәмгыять
10 Декабря 2024, 18:46

Артур Орлов “Йәшлек House”та төбәк яшьләре белән очрашты

Рәмзия Габитова.Рәмзия Габитова.
Фото:Рәмзия Габитова.

“Беренчеләр хәрәкәте” Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов Башкортстанга эш сәфәре кысаларында “Йәшлек House” яшьләр киңлегендә булды.

Исегезгә төшерәбез, 35 яшьлек махсус хәрби операциядә катнашучы, Казан танк училищесын тәмамлаган, Русия Герое Артур Орлов агымдагы елның сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән “Беренчеләр хәрәкәте” Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсенең яңа рәисе итеп билгеләнде. Элегрәк бу вазифада Росмолодежь башлыгы булып билгеләнгән Григорий Гуров  иде.

Артур Орлов Яшьләр йортында “Русия Студентлар отрядлары” төбәк бүлеге, Уфа КВНы, Яшьләр сәясәте лигасы, Русия яшьләр берлеге һәм башкалар кебек яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләрен тәкъдим итүче активистлар белән очрашты. Бу көнне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына штаб ачылышына эләгү аеруча күңелле булды. Балалар МХО тренер-катнашучысы Александр Юдин белән бергә 500 Җиңү волонтерын әзерләргә өлгерәчәкләре турында сөйләделәр, ә иң беренче әһәмиятле чара “Яңа ел белән, ветеран!”  чарасы булачак. Алар бүген, фронттагы кебек үк, төп бурыч төрле оешмалар яшьләрне, шул исәптән “Беренчеләр хәрәкәте"н  дә, берләштерү икәнен аңлыйлар.

Әлбәттә, Орловны башлыча  барлык активистларның “Беренчеләр хәрәкәте” белән күп проектлар буенча яхшы хезмәттәшлек итүләре шатландырды. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта “Беренчеләр хәрәкәте” 8 мллионнан артык кешене берләштерә. Башкортстанда җирле бүлекчәләр республиканың күп муниципаль берәмлекләрендә ачылган. Хәрәкәт активистлары барлык эре чараларда катнаша, мөһим вакыйгалар уртасында кайный. “Беренчеләр хәрәкәте” җитәкчесе бернәрсәне дә җимерергә кирәкми, ә бары интеграция, үзара хезмәттәшлек системасын төзергә генә кирәк, һәм шул вакытта һәркем үзен төрле юнәлешләрдә күрсәтә алачак, дип ышана. Бу перспективага эшли торган көчле команда формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

— “Беренчеләр хәрәкәте”нең иң мөһим максаты – берләштерү. Дәүләт һәм иҗтимагый институтларны, педагогларны, ата-аналарны һәм балаларны берләштерү, – дип ассызыклады Артур Валерьевич. – Безнең алда мөһим бурыч тора — ил һәм җәмгыять тормышында актив катнашырга әзер балалар һәм яшьләр бергәлеге эшчәнлеген үстерүне тәэмин итү. Бу максатны тормышка ашыру өчен алга киткән оештыру структурсы кирәк, ул төп бурычны — илнең теләсә кайсы почмагындагы һәр яшь кешегә хәрәкәт эшчәнлеген аңлаешлы итү бурычын хәл итәргә тиеш.

Чыганак: mgazeta.com


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас