Җәмгыять
9 декабрь 2024, 10:12

Геройлар һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар

Бүген, 9 декабрьдә,  Русиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата — ата-бабаларыбызны искә алу гына түгел, ә мактаулы бүләкләргә лаек булган барлык заманча геройларга хөрмәт күрсәтү дә.

Бәйрәм уңаеннан Уфада тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды. БР хөкүмәте Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

БР хөкүмәте әгъзалары һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре катнашында Мәңгелек утка һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы шулай ук Җиңү паркында узды. Тантанада яшь армиячеләр, кадетлар, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Арытаба почетлы кунаклар, геройларга хөрмәт күрсәтеп,  Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас