3 декабрь көнне үткән "Туры линия"дә Республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада туризмны үстерү турында болай дигән иде: "Башкортстан - матур табигатьле төбәк, монда үзебезгә ял итүгә, туристларны җәлеп итү өчен дә уңайлыклар тудырырга кирәк. Безнең ата-бабаларыбызда калган истәлекле урыннар бар, шуларны тергезеп, алар янында уңайлы инфраструктура булдырырга кирәк. Без моның өстендә эшләргә керештек инде.Начар килеп чыкмады. Менә быел Түрә Ханның кечкенә визит-үзәген куллануга тапшырдык. Шүлгәнташ мәгарәсенә караганда, халык хәзер аңа йөри. Беренчедән, әлбәттә, башкалага якын булуыннан тора. Туристлар күбрәк килсен өчен янында ял итү урыны, кафелар булдыру да мөһим. Анда барган кешегә кызык булырга тиеш, күңелгә хуш килерлек нәрсәдер күреп кайтырлык булсын иде. Тарихи урыннар элек тә булган ул. Тик без бу урыннарны карамаганбыз, тергезмәгәнбез. Ә хәзер бик яхшы программа төзелде. Дөресрәге, ул бар иде. Бу - студент, мәктәп туризмы дип атала. Финаслау мәсьәләсенә килгәндә, ул 2022-23 елларда булды. Бу программага 200-300 милион федераль акча бүленгән иде, күз алдына китерәсезме? Бу программа буенча район-шәһәрләрдән мәктәпләр экскурсиягә йөрле. Ә 2024-25 елларга, кызганычка каршы, финанслау тукталды. Ләкин балалар мондый фәһемле экскурсияләрдән мәхрүм калырга тиеш түгел. Районнарга әйтелде бу хакта - аңа гына табарлар акча, оештырсыннар, балаларны йөртсеннәр".
Зөһрә ГОРДИЕНКО, Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Радий Хәбировның чыгышыннан соң фикерләрен җиткерде:
– Шәхсән үзем һәрвакыт Башкортстанда ял итергә яратам. Бездәге хозур табигать кемдәрне генә үҙенә тартмаган?! Туризм көнүзәк тема. Министр буларак, максатым – булганны саклау һәм киләчәктә тагын да нәрсәләргә игъибар итәргә кәрәклеген аңлау. Радий Фәрит улы дөрес әйтә, Башкортстанда ял итү базалары нык күп, менә шуларны тәртипкә китерергә кирәк. Гомумән, республика җитәкчесенең туризмны яшәешнең бер өлеше итеп күрүе куанычлы. Әле алдыбызда кемпингларны заманча итеп төзү бурычы тора. Бу – яхшы һәм кыйммәт булмаган ял урыны. Автомобильләр өчен туктау урыннары булдыру мөһим, водительләр тыныч күңел белән машиналарын калдырып китәрлек булсын. Гомумән, туристларга һәръяклап та уңайлыклар тудыру – бурычларның берсе ул, - диде ул.