Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь , 14:10

“Урманчылар паркы үзенең икенче яшьлеген кичерә”

   Радий Хәбиров үзенең туры линиясе вакытында шәһәр киңлекләрен һәм паркларны төзекләндерү турындагы сорауларга җавап бирде.

“Урманчылар паркы үзенең икенче яшьлеген кичерә”
“Урманчылар паркы үзенең икенче яшьлеген кичерә”

   Радий Хәбиров үзенең туры линиясе вакытында шәһәр киңлекләрен һәм паркларны төзекләндерү турындагы сорауларга җавап бирде.

     Республика җитәкчелеге бу темага аерым игътибар бирә. Парклар, скверлар һәм җәмәгать урыннары төбәгебездә үзгәреп кенә калмый, ә кайвакыт икенче сулыш та ала.

    Кыш көне күңел ачу өчен яңа урын – Урманчылар паркындагы шугалак. Һава торышы әйбәт, тиздән  шугалакларга килә башларга мөмкин булачак. Иң мөһиме – хәвефсезлек техникасын онытмау.

     Урманчылар паркы – шәһәр  уртасындагы  матур табигать кисәгеМонда кеше булмаган вакыт юк диярлек. Ял көннәрендә ял итүчеләр бигрәк тә күп. Озак вакытлар бу паркта бернинди дә үзгәрешләр булмаган. 2021 елда төбәк Башлыгы халык белән аралашканнан соң Урманчылар паркын тәртипкә китерергә карар кылдылар. Аның беренчел рәвешен саклап калуга һәм бирегә заманча ял итү зонасын кертүгә ирешелде.

     Уфада торак комплекслары актив үсә, төзүчеләрнең парк зоналары белән кызыксынуы һәрвакыт бар. Төбәк җитәкчесеннән яшел территорияне саклап буламы дип сорадылар. Һәм аннан  Уфа паркларының кайсысы иң яратканы дигән сорау да бирделәр. “Алар барысы да яраткан паркларым. Шулай килеп чыкты инде, паркларның һәрберсенең үзенең үзенчәлеге бар, һәрвакыт нәрсәнедер яхшырак эшлибез. Мин үземнең ниндидер яраткан паркым булуын теләмим – бу  процессны туктатачак. Мин эзләнүдә”.

     Киләсе елда Ленин паркын да үзгәртә башлаячаклар. Һәр яз саен биредә сакура чәчәк ата, җәй көне фонтаннар эшли. Кем йөрергә килә, кемдер йөгерергә килә. Ремонттан соң яшеллекне саклап калачаклар, дип вәгъдә итте Радий Хәбиров. Территорияне тәртипкә китерәчәкләр – чыгымнарның  шактый өлешен иганәче үз өстенә алачак.

    Октябрь Революциясе урамы” проектын Уфа Арбаты дип атадылар. Монда эшнең төп өлеше башкарылган: инженерлык челтәрләре алыштырылган һәм юл төзекләндерелгән. Әмма проектны төгәлләү өчен вакыт кирәк, моның сәбәпләре дә бар: бу урамдагы йортлар. Аларның күбесе – мирас объектлары, хуҗалы булырга тиеш.

   Башкалада  Октябрь Революциясе урамының яр буена кадәр җәяүлеләр өлешен дүрт ел эчендә тәртипкә китерәчәкләр.

Эксперт фикере:

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның башкала урамнарын һәм паркларны төзекләндерү турындагы соравы уңаеннан журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил  Римзил улы Вәлиев дип әйтте:

- Урманчылар паркының үз тарихы, үзенчәлеге бар. Монда урманнарда яши торган хайваннар, сирәк үсә торган үсемлекләр дә сакланган. Мин әлеге парктан ерак түгел урнашкан 49нчы мәктәптә укыдым. Мәктәбебездә "Яшел патруль" эшли иде. Без паркка барып, экологик акцияләр, слетлар үткәрә идек, шуңа күрә дә ул миңа бик якын. Мондый уникаль паркны, әлбәттә, саклап калырга кирәк.

   Соравыма  Радий Фәритович җавап биргәч, киләчәктә дә аның урман зонасы булып калырына ышанычым артты. Бу бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк. Мин шуны да өстәп әйтер идем, соңгы елларда Башкортстанның төрле районнарында, кече шәһәрләрендә дә территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү эшләре актив алып барыла. Бу да республика Башлыгының тырышлыгы дип ассызыкларга кирәк.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: