Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың медицина хезмәткәрләре балалары тарафыннан ясалган чыршы уенчыклары күргәзмәсе ачылды.
Ведомствоның телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, 200дән артык уникаль эшләнмәләр арасында узып баручы һәм якынлашып килүче ел символларын, сөйкемле кар бабайларын, кар бөртекләрен һәм башка бик күп оригиналь экспонатларны табарга мөмкин. Моннан тыш, балалар махсус хәрби операция яугирләре өчен өчен изге теләкләр белән открыткалар ясадылар, дип билгелиләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Күргәзмәне оештыручылар уенчыкларның бер өлешен Уфа хосписына тапшырачак, ә калганнарын хәйрия ярминкәсенә куячаклар.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.