

«Традицияләрне саклаган өчен» дип аталган махсус Диплом тарихи-мәдәни музей комплексына премия сайтында оештырылган Халык тавыш бирүендә җиңүче буларак тапшырылды. Республиканың ерак җирләрендә урнашкан Музей тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык көндәшләрен дә артта калдырды.
Бүген Мәскәүдә узган тантаналы чарада премия җиңүчеләренең исемнәрен игълан иттеләр. Мәртәбәле профессиональ бүләк өчен Башкортстан музее белән бергә MICE Россия базарының 360 әйдәп баручы уенчысы көрәште.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «ВКонтакте» сайтындагы «Шүлгән-таш» төркеменең рәсми аккаунтыннан.