Уфада Ялта халыкара икътисадый форумы кысаларында «Санкцион киртәләрне җиңү: дөнья сәүдәсен үстерү» дигән темага фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәлне ЯМЭФ фонды оештырды, сессиянең модераторы «Инфоштаб» медиахолдингы алып баручысы Анна Кочнева булды.
Дискуссиядә Дәүләт Думасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев, Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары – Кырым Республикасының Россия Президенты каршындагы Даими вәкиле Георгий Мурадов, Словакия, Иран, Һиндстан, Үзбәкстан, Бангладеш, Португалия политологлары һәм экспертлары катнашты.
Сессиядә катнашучыларга беренче булып Иван Сухарев мөрәҗәгать итте. Аның фикере белән монда кереп таныша аласыз: Тулырак.