Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2024, 22:35

Креатив индустрияләрне үстерү – заман таләбе

Яшьләр һәм экспертлар креатив индустрияләрне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

https://mgazeta.com
https://mgazeta.com

Бүген Уфада яшьләр һәм экспертлар креатив индустрияләрне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Уфада VII Халыкара бизнес атналыгының йомгаклау көнендә Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы мәйданчыгында “Яшьләр эшкуарлыгы” III халыкара форумның күчмә стратегик сессиясе узды.

Быел чараның төп темасы “Яшьләр эшкуарлыгы: төбәкнең креатив индустрияләрен үстерүгә өлеш кертү” дип аталды. Җитди сөйләшү башкарма һәм законнар чыгару хакимияте, бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы, фән, медиа, бизнесны берләштерде. Максаты яшь эшкуарлар һәм студентлар белән бергә креатив һөнәрләр турында фикер алышу, аларны башлангыч күнекмәләргә өйрәтү, шулай ук актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшү һәм төбәктә креатив индустрияләрне үстерү өчен яңа идеяләр табу иде.

Башкортстан эшкуарлары ассоциациясе президенты Рөстәм Фәтхуллин үз чыгышында әйтүенчә, 2024 елның августында ил Президенты Владимир Путин Русиядә креатив яки иҗади индустрияләрне үстерү турындагы канунга кул куйды, ул 2025 елның февралендә үз көченә керәчәк. Ул әлеге законның максаты – иҗади һәм интеллектуаль потенциалны файдалану нигезендә кешеләрнең үз идеяләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, шулай ук иҗат өлкәсендә мәшгульлек дәрәҗәсен арттыру, дип аңлатты.

Сессиядә шулай ук төбәкнең креатив индустрияләрен үстерүдә гаилә бизнесының роле, креатив индустрияләр формалаштыруга мәктәп инициативалы бюджетының йогынтысы һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: