Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь , 15:11

Сораулар булу – ышаныч билгесе

Шундый фикердә политолог Сергей Лаврентьев.

Бу атнада Башкортстан Башлыгы белән үткән туры линиягә барлыгы 9 меңгә якын сорау һәм мөрәҗәгать килде.

Политолог Сергей Лаврентьев фикеренчә, төбәк җитәкчесе адресына сорауларның шулкадәр күп булуы республика халкының Радий Хәбировка һәм аның идарә итү командасына ышанычы турында сөйли.

– Бу кешеләрнең республикада барган хәлләр белән кызыксынуы, киләчәктә безне нәрсә көткәнен белергә теләүләре турында сөйли. Күренеп тора, Башкортстан белән төбәктәге хәлне яхшы белгән, республика буйлап еш йөргән, кешеләр белән очрашкан, аларның кәефләрен һәм проблемаларын белгән кеше җитәкчелек итә. Ә кешеләрнең үз проблемалары белән уртаклашуы аларның хакимияткә ышанычы турында сөйли, – ди Сергей Лаврентьев. – Шәһәр һәм район җитәкчеләре, министрлар элемтәдә иде, күп кенә мәсьәләләр туры эфирда ук хәл ителде, контрольгә алынды. Туры линия конструктив ышанычлы фикер алышуга һәм килеп туган проблемаларны хәл итүгә юнәлтегән иде. Башкортстан Башлыгы төбәкнең үсеш юнәлешен билгеләде, безнең икътисадның ничек үсүе, инвестицияләр артуы, федераль акчалар җәлеп ителүе турында сөйләде. Шунысы мөһим: махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларны реабилитацияләүгә, проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирелде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: