Агымдагы елның җәе Русия шифаханәләре өчен иң уңышлы ел ел булган: юлламаларга сорау рекорд күрсәткечләргә җиткән.
Бүген Башкортстан Идел буе федераль округында шифаханә-курортлары иң популяр булган 10-топ төбәк исемлегенә керә. Июнь-август айларында гына республика шифаханәләрендә 65,7 мең кеше ял иткән. Ә юлламаларның уртача хакы 37,6 мең сум тәшкил иткән. Шифаханәләрнең җәй мизгелендәге кереме исә 2,477 миллиард сум тәшкил иткән.
Әлбәттә, шифаханәләр дигәндә СССР чорындагы бушлай юлламалар сагындыра. Озак эшләгәннәрне, хезмәт алдынгыларын дәртләндерү бар иде шулай. Бүген андый ташламалар белән нефтьчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм тагын берничә тармак вәкилләре генә файдалана ала.
Фото: bashinform.ru