Татар халкының үзенчәлекле күркәм йолалары бик күп. Шуларның берсе – каз өмәсе. Борын-борыннан авыл җирендә яшәүче булдыклы апалар, җиңгәйләр, бер-берсе белән ярышып, каз үстергәннәр, кышын авыл тормышын ямьләп, каз өмәләре ясаганнар, үзләренең уңган авыл апалары булуларын шулай исбатлый торган булганнар.
Күптән түгел без, “Өмет”челәр дә, Илеш районында шундый күркәм каз өмәсендә булып кайттык. Башка өмәләрдән аермалы буларак, бу юлы казларны хуҗабикә түгел, ә уңган ир-егет үстергән.
Юлга чыгуыбызның сәбәбе шул булды – гәзитебезне даими алдырып укучы әбүнәчебез, Илеш районының Иске Кыргыз авылында яшәүче Сәрия апа редакциябезгә шалтыратып: “Балалар, без, егермеләгән авыл апалары, Краснояр авылына Ринат Айрат улы үстергән казлар өмәсенә йөрибез. Килегез әле, күрегез шушы матур өмәләрне! Ринатыбызның үзен һәм хезмәтен күреп китәрсез. Без аның белән бик горурланабыз”,- дип шалтыратты. Без ни, озын-озак уйлап тормадык, Илеш якларына юл тоттык.
Каз үстерү остасы Ринат белән өмәнең иң кызган мәлендә – эшләр гөрләп торган чакта очраштык. Эш киемендә, ачык, ягымлы, урта яшьләрдәге ир-ат елмаеп, хәл-әхвәлләр сорашты. Таныштык.
- Мин Илеш егете. Туган авылым Яңа Аю, әмма Югары Яркәйдә үстем, - дип үзе белән таныштырды Ринат Айрат улы Садертдинов. - Миңа 40 яшь. Казлар үстерә башлавымның башлангычы кайда дип кызыксынасыздыр. Югары Яркәйдә үземнең бәләкәй генә бер фермам бар иде. Башта чебешләр асрадым. Аннары казлар үстерүгә күчтем. Буа да булса, казлар әйбәт үсә. Казлар үстереп карарга теләвем турында Илеш районы хакимимяте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин белән дә киңәшләштем. Ул идеямне хуплады: “Кулыңнан килсә, әйдә, фермалар бар ул, караштырып чык та, тәртипкә китереп, эш башларсың...” диде. Карап чыктым да, Краснояр авылы янындагы шушы фермага тукталдым.
Шулай итеп, булачак каз үстерү остасы әлеге ферманы сатып алган. Моңа кадәр Ринат вахта белән себердә эшләп йөргән. Үзенең кибете бар. Үстергән барлык продукцияне шунда сата икән.
- Бу ферманы 2023 елның октябрендә сатып алдым. Бөтенләй ташландык иде. Җылылык юк. Шартлар юк. Нормаль хәлгә китерергә күп көч салдым, эшләрне төгәлләп кенә киләм әле. Казлар алып, якында буа буып, эш башлап җибәрдем, - дип сөйләде безгә Ринат.
Иң башта 1300ләп йомырка алып эш башлап җибәргән. 700ләбе чыккан. Быел исә 2000ләп бәбкәне инкубаторда чыгарган. Берникадәрен сатып алган. Барлыгы 3 меңләп каз үстергән.
“Каз асрау авырмы? Нәзберек түгелләрме? Аларны бит әле ашатырга да кирәк. Күп ашыйлар...” - дип кызыксынабыз.
- Дөрес әйтәсез, каз күп ашый, - ди ул. - Үлән белән су булса, үсә ул. Әлбәттә, яхшы азык кирәк.
Ринаттан: “Каз үстерүдә гаиләң ярдәм итәме?” дип тә сорадык әле. Баксаң, булдыклы каз үстерү остасы әлегә гаилә корырга өлгермәгән икән. “Сәгате сукмагандыр инде”, - ди ул тыйнак кына елмаеп.
Каз үстереп караган кеше яхшы белә – күпләп, йөзәрләп-йөзәрләп үстергән кош-кортны сату юлларын да уйларга кирәк. Без дә бу турыда сорамый кала алмадык.
- Әле менә 1300 казга заказ бар, - диде ул. - Мин әзерли торам, заказчым килеп алып китеп тора.
Ринат әйтүенчә, казларны ноябрь урталарында суя башлаганнар. Йолку, тазарту, эч-карынын алу эшен башкару өчен ул уңган авыл апаларыннан менә дигән команда төзегән. Тирә-як авыллардан да килеп эшлиләр.
- Апалар электән минем белән бергә эшләгән кешеләр инде, - ди Ринат. - Быел сездә каз өмәсе буламы дип сорыйлар да, киләләр. Краснояр авылы апалары өмә башланган вакыттан алып йөри. Кыргыз, Аккүз, Яркәй авылларыннан, Элеватордан киләләр. Кайсыбер көнне 25шәр кеше дә булып китә. Һәрхәлдә, 17-18 кешедән ким булмый.
Ринат киләчәктә дә каз үстерү эшен дәвам итәргә теләве турында әйтте. “Миңа бу эш нык ошый! – ди ул. – Каз – калдыксыз кош-корт. Аның эчәгесе дә, мае да сатыла. Эч-карынын да әрәм итмибез”. Уфага, Нефтекамага ярминкәләргә еш йөри ул.
Ринат әйтүенчә, өмәләрне 20 декабрьләргә төгәлләргә ниятли. “Каз ул шундый кош-корт, ашамый башласа, ябыга. Шуңа кадәр суеп өлгерергә кирәк. Мәшәкатьлеме каз үстерү дип сорыйсыз. Һәрбер эшнең мәшәкатьле ягы була. Ансыз буламыни? Каз сакларга кеше табарга кирәк. Минекеләрне өч кеше саклады. Дүртенче кешем – төнге каравылчы”, - ди ул.
- Төлке борчымыймы?
- Юк, Аллага шөкер. Бу җәһәттән этләр ярдәмгә килә.
- Үзеңнең шәхси хуҗалыгыңда каз тотасыңмы соң, Ринат?
- Юк, мал да, каз да тотмыйм, - ди ул. - Бөтен вакытым шушында үтә. Йортыма кайтып, башны терәүгә үк йоклап китәм. Уянуга, тагын шушында ашыгам. Эшләр беткәч, кичке сәгать 11ләрдә генә кайткан чак була. Вакытын файдалы уздырырга теләгән кеше өчен каз үстерү – иң әйбәте. Мин инде илләр тыныч булып, сугышлар бетеп, хезмәтемнең игелеген күрергә язсын дип телим. Авыл халкы да эшемне хуплап, дәртләндереп тора. Рәхмәт аларга. Экологиягә зыян китермибез. Каздан нинди зыян булсын?
Каз өмәсенә җыелган апалар янына кереп, аларның җитез кулларына сокланып, хәл-әхвәлләрен дә белешеп чыктык.
Апалардан кайсы авыллардан килүләре белән кызыксындык. Кыргыз авылыннан Лилия апа Арсланова, Красноярдан Зилия Ханова, Теләкәйдән Диләрә апа, Аккүздән Тәнзилә һәм Элиза апалар, Груздевкадан Мөнирә һәм Зәлия, Краснояр авылыннан Рәшидә, Хөснетдинова Фәнирә һәм Нәзилә, Хәсәнова Гөлүзә, Шафикова Хәлимә, Кыпчак авылыннан Зәлифә апа Сәйфуллина, Аккүз авылыннан Сахипова Әлифә – апалар оялып кына кемдер исемен, кемдер фамилиясен атады.
- Эшләрегез барамы? Казлар ничек быел? – дип сорыйбыз.
- Эшләр гөрләп бара! – дип дәррәү җавап бирде алар. – Казлар әйбәт үскән. Симезләр. Каз өмәсенә бик теләп, рәхәтләнеп киләбез, яратып эшлибез. Хуҗабыз әйбәт, эшләү өчен барлык шартларны тудырды. Җылы һәм салкын су бар, эшләгән бүлмәбез җылы. Төшкелеккә дә шушында ашаталар. Иң мөһиме – Ринатның безгә мөнәсәбәте яхшы. Сәгать бишләргә кадәр эшлибез.
“Бер кеше көненә ничә каз йолка?” дип тә сорадык. “Төрлечә, - диделәр апалар. - Алты да булырга мөмкин, җиде дә. Дус-тату эшлибез. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Дөньялар тыныч булып, үстергән казларының игелеген күрергә язсын Ринатыбызга. Ташландык ферманы менә дигән иттереп эшләп куйды. Булдыклы егет. Шуңа без дә шатланып йөрибез каз өмәсенә”.
Менә шундый уңганнар булганга авыл яши дә инде. Бәхет эзләп, чит якларга китеп төпләнмичә, туган районында гөрләтеп эшләп йөрүче, авылдашларының хөрмәтен яулаган тырыш егеткә уңышлар гына телисе кала.