Бәйге бәйрәмгә әверелде.
“Төмәнәк" татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгенә "Татар малае, татар кызчыгы - 2024" бәйге-бәйрәменә килүче кунаклар бик яхшы кәеф, күтәренке күңел, яхшы тәэссоратлар белән, чын күңелдән рәхмәтләрен әйтеп таралды.
Бәйгебез, чын мәгънәсендә, бәйрәмгә әверелде.
Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран, Туймазы районнарыннан 12 бала (1-2нче сыйныф укучылары) катнашып, искиткеч чыгыш ясадыдар. Үзләре җырлый, үзләре бии, оста итеп шигырь дә сөйли алар. Дүрт өлештән торган бәйгедә милләттәшләребез тормышына сәяхәт яслган кебек булды: балалар гаиләләре, әби-бабалары турында сөйләделәр, татар халкының җыр-моңга осталыгын күрсәттеләр, милли ризыкларыбызның да табын түрендә булуын исбатладылар, ә күпме йолаларыбызны искә төшерделәр (хәтта, "Канат сыдыру" йоласын да).
Ә иң шатлыклысы: балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән бер дулкында булуы. Әти, картәтәйләрнең балалары белән бергә, гаиләләре белән бердәм чыгыш ясавы нинди күңелле!
Балаларны милли рухта тәрбияләүче укытучыларга, әти-әниләргә мең-мең рәхмәт.
Әйе, балаларыбыз туган телен белсен дисәк, алар белән бары тик ана телебездә сөйләшергә генә кирәк шул.
Тагы да балаларыбыз күңеленә матур орлыклар салдык
Яхшы шытым бирсен дип телик...
Шулай дип ВКонтакте битендә язып чыктылар Туймазы шәһәре татар мәдәни үзәгендә шушы тирән мәгънәле чараны оештыручылар. Әфарин, дуслар! Ниятләрегез тормышка ашсын, балалар туган телле, иманлы булсын. Моның өчен безгә, өлкәннәргә, нәкъ шул сыйфатларга ия булырга кирәк. "Гаилә елы" чакыруы астында узган елыбыз гаиләдәге рухи кыйммәтләрне дә ныгытып, озак елларга нигез салып калдырсын иде.