Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2024, 15:57

Павел Крашенинников Уфада юридик форумда катнашты

Павел Крашенинников Уфада юридик форумда катнашты
Павел Крашенинников Уфада юридик форумда катнашты

РФ Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Уфада юридик форум кысаларында узган матбугат чарасында җирле үзидарә турындагы закон проектына 940 төзәтмә кертелүен хәбәр итте. Аны эшләгәндә закон чыгаручылар төрле төбәкләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алган.

- Барысын да җентекләп язып куярга тырышабыз, чөнки һәр хәреф артында бик күп кеше торганын аңлыйбыз. 940 төзәтмә кертелгән, болар барысы да гаять зур тарих, беркайчан да тәмамланмый торган авыр эш. Әлбәттә, субъектларның хокуклары бозылырга тиеш түгел. Шуңа күрә моны этаплап эшләргә кирәк, - диде спикер.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: